Машина йөртүчеләр, Яшел Үзәндә профилактик рейд! Итәк-чабуларыгызны җыеп йөрегез! Ә иң мөһиме - айнык булыгыз!
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ искә төшерә: исерек килеш транспорт белән идарә итү тирә-юньдәгеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ искә төшерә: исерек килеш транспорт белән идарә итү тирә-юньдәгеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Үз гамәлләрен адекват контрольдә тоту мөмкинлеге булмаган исерек йөртүче юл хәрәкәтенең башка катнашучыларының үлеменә китерергә мөмкин.
Әлеге төр хокук бозуларны профилактикалау максатларында полиция хезмәткәрләре Татарстан Республикасының бөтен территориясендә максатчан рейдлар уздырачак. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча дәүләт автоинспекциясе Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгын искә төшерә һәм йөртүчеләрне аеруча игътибарлы һәм сак булырга өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев