Машина йөртүче хатын-кызларны бәйгегә чакыралар
23 июльдә 17.00 сәгатьтә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә хатын-кызлар арасында автомобиль ярышы буенча «Автоледи» конкурсы үткәрә.
Конкурс Яшел Үзән механика көллиятенең укыту мәйданчыгы территориясендә үткәреләчәк. Катнашучыларның «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булырга, Яшел Үзән муниципаль районында даими теркәлү узарга тиеш. Конкурста катнашучылар үз милкендә яки башка закон нигезендә булган автомобильләрдә генә ярыша.
Бәйгедә катнашу өчен, 2021 елның 22 июленә кадәр, Ленин ур., 70 йорт адресы буенча ЮХИДИ бүлегенең кабул итү бүлмәсенә гариза тапшырырга кирәк (белешмәләр өчен тел. 8 (843)43039, 89503161328).
Конкурс 3 этаптан тора:
Беренче этабы: «Юл йөрү кагыйдәләре». Конкурсның теоретик өлеше. Әлеге этап катнашучыларның теоретик белемнәрен тикшерү максатыннан үткәрелә.
Икенче этабы: «Классика». Конкурсның гамәли этабы.
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгына хатын-кыз карашы”. Социаль реклама буенча өстәмә конкурс.
Баннерлар һәм видеороликлар конкурсы нәтиҗәләре гомуми зачетка керми һәм аерым бәяләнә. Конкурста катнашучы юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга багышланган алдан эшләнгән эшне (видеоролик) тәкъдим итә.
Видеоролик әлеге тема нигезендә социаль рекламаны чагылдырырга тиеш, мәсәлән, яктылыкны кире кайтаручы элементларны һәм балалар өчен тотып торучы җайланмаларны популярлаштыру, куркынычсызлык каешларын куллану, хокук бозучының тискәре образын булдыру һ. б.
Видеороликны профессиональ җиһазларга да, һәвәскәрләр видеокамерасына да төшерергә рөхсәт ителә (телефон). Видеоролик конкурста катнашучының (шәһәр, район) мәгълүматларын күрсәтеп, электрон рәвештә тапшырыла.
Чараны үткәрү вакытында конкурста катнашучылар мәҗбүри тәртиптә шәхси саклану чараларында (битлекләр) булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев