Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машина йөртү таныклыгын алыштыру

Барлык автомобильчеләр дә һәр 10 ел саен машина йөртү таныклыгының алыштырылырга тиешлеген яхшы белә, чөнки закон нигезендә аның гамәлдә булу вакыты нәкъ менә шулай билгеләнгән.

Ә бу нәрсә дигән сүз? Димәк, пошлина түләргә, медицина комиссиясен узу өчен күп вакыт сарыф итәргә һәм ЮХИДИдә чиратта торырга кирәк, өстәвенә, ике тапкыр: башта документлар тапшыру, аннары яңа машина йөртү таныклыгы алу өчен.
Алдан язылу мөмкинлеге пәйда булгач та, чиратлар беркая да китмәгән.

Мөһим үзгәреш
Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакытына бик игътибар итмисең һәм ул онытылырга мөмкин. «Дәүләт хезмәтләре» порталында аның гамәлдә булу вакыты тиздән бетү турында алдан кисәтү сервисы булса да.
2022 елның 12 апрелендә РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 9 апрелендә кабул ителгән 626нчы карары үз көченә кертелгән. Шуңа ярашлы рәвештә, машина йөртү таныклыгының срогы 2022 елның 1 гыйнварыннан алып 2023 елның 31 декабренә кадәрге чорда чыкса, ул 3 елга озайтылачак.
Әйтик, таныклыкның вакыты 2022 елның 19 апрелендә чыга икән, күрсәтелгән карар нигезендә, ул 2025 елның 19 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Шул ук вакытта, аңа нинди дә булса үзгәрешләр кертү яки белешмә алу таләп ителмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев