Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Масаю яхшыга илтми

Масайган кедр

Бер бакчада кедр үскән. Елдан ел ул ныгыган һәм биегрәк, матуррак була барган. Аның купшы ябалдашлары башка агачларны өстән каплап, аларга куе ышык биргән. Әмма ул киңәйгән һәм югарыга үрләгән саен, аңарда тәккәберлек тә үскән.

Барысына да өстән кимсетеп карап, бервакыт ул боерулы тавыш белән кычкырган:

– Бу мескен чикләвек куагын алып ташлагыз моннан! – Һәм куакны төбеннән үк кисеп аталар.

– Бу ахмак чия агачының минем янымда булуына мин түзә алмыйм, юк итегез янымнан! – дип фәрман биргән икенче юлы көйсез кедр.

Чияне дә юк иткәннәр.
Үзеннән канәгать калып, горур гына ботакларын селкетеп, һавалы чибәр һаман тынычлана алмый:

– Тирә-юнемне карт груша һәм алмагачлардан арындырыгыз! – Һәм агачлар утынга киселә.

Шул рәвеш­ле тынгы белмәс кедр бер-бер артлы бөтен агач-куакларны юк иттереп бетерә һәм элекке матурлыгыннан төпләр генә утырган бакчада бердәнбер хуҗа булып кала.

Менә бервакыт көчле җил чыккан. Масаюы чиктән ашкан кедр, нык тамырлары белән җиргә ябышып, бар көче белән аңа каршы торган. Ә җил, үз юлында башка агачларны очратмыйча, бернинди каршылыксыз ялгыз басып торган чибәр кедрга ташланган. Аның ботакларын кырган, сындырган, ә үзен җиргә бөккән. Ниһаять, теткәләнгән кедр ярсулы һөҗүмгә түзеп тора алмыйча, сынган һәм җиргә ауган.

Гыйбрәт: горурлык һәм мин-минлек, авыр чакта таяныч һәм ярдәм булырлык кешеләрне яныңнан юк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев