Март аенда Татарстанда яңадан күп явым-төшем көтелә
Март аенда Татарстанда температура климатик нормадан чигенә әйләнеп кайтачак, әмма явым-төшем һаман да югары булып калачак. Бу хакта республика Гидрометеоүзәгенең айлык фаразында әйтелә.
“Уртача айлык һава температурасы климат нормасы чикләрендә көтелә (Казан буенча норма - 5,1 градус, Татарстан буенча - 5,7 градус)", - диелә синоптиклар хәбәрендә.
Явым-төшемнәр буенча Казанда март нормасы 27 мм тәшкил итә, тулаем республика буенча 23 мм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев