Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Марат Җәббаров #Татарстан Онлайн программасында республика халкының сорауларына җавап бирәчәк

Онлайн-трансляция социаль челтәрләрдә мөмкин булачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров 19 августта #Татарстан Онлайн программасының туры эфирында республика халкы сорауларына җавап бирәчәк.

«Авылларда яшәү һәм эшләү өчен нинди шартлар тудырылган, Татарстан Республикасында авыл һәм авыл хуҗалыгын үстерү буенча нинди программалар эшли, республика авыл хуҗалыгы мәсьәләләренең кайсылары халыкны борчуы турында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләячәк», - дип хәбәр иттеләр чараны оештыручылар.

Туры эфирны 14.00 сәгатьтән "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендә һәм YouTube платформасында Татарстанның рәсми бергәлекләрендә карарга була. Социаль челтәрләрнең һәр кулланучысы программа барышында кызыксындырган сорауны бирә алачак. Иң киң таралган сорауларга җаваплар туры эфирда яңгыраячак, ә конкрет сорауларга министрлык белгечләре программа тәмамланганнан соң җавап бирәчәк.

#Татарстан Онлайн программасы республиканың рәсми берләшмәләрендә апрель аенда эшли башлады. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Рафис Борһанов, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, ТР яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР спорт министры Владимир Леонов, шулай ук Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов аның кунаклары булды инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев