Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәңге яшәсен газета!

«Яшел Үзән»ебезгә язылып, безгә квитанцияләрен юллаган райондашларыбыз арасында Күгеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлшат Зәйнуллина да булган һәм ул җирәбәдә чыгып, пылау өчен дип әйтәбез инде, менә дигән зур, матур бизәкле тәлинкә откан иде.

Менә бүген май кояшы кебек елмаеп, редакциябезгә килеп тә керде:

- Бүләк отуың белән, дип, Бакырчыдан кодагыем шалтыратып котлады үземне, туры эфирны карармын дигән идем, эш белән башымнан чыгып киткән бит. И, кәефләрем күтәрелеп китте шул шатлыклы хәбәрне ишеткәч! Үзем шаккатып уйлыйм, менә бит бәхетең булгач, тагын бүләк оттым, дим. Миңа, узганында түгел, аның алдагысында, электр чәйнеге чыккан иде инде. Шулай язылучыларына шатлык өләшүче газета мәңге яшәсен, язылучылары күп булсын! Әле менә, шәһәргә баручы машина бар, дигәнне ишеткәч, чыгып чаптым, эштән әбәдкә кайткач, мәш килеп кыяр ябып ята идем, - дип, сөйләп алды бик тиз генә Гөлшат ханым. - «Яшел Үзән»не рәхәтләнеп укыйбыз, бик кызыклы чыгарасыз, рәхмәт кызлар! Үзегез дә гел шулай яшь, сәламәт булыгыз, тагын бер кат бик зур рәхмәт сезгә!

Әй, рәхәт инде эштә шундый мигезгәлләрдә... Һәммәгезне гел шулай сөендереп кенә торасыбыз килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев