Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Мәктәпкә барырга чыккан кызны этләр талап, баш тиресен салдырган

«Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Хабаровск краендагы Николаевск шәһәрендә 10 яшьлек кызны этләр талап имгәткән. 

Баланың хәле катлаулы булып кала. Прокуратура һәм Тикшерү комитеты вәкилләре тикшерү башлаган.

10 февральдә иртән мәктәпкә барырга чыккан балага этләр чирүе ташлана. Алар баланың баш тиресен куптарып ала, битен тешләп бетерә. Кызның бөтен тәне яраланып беткән, теш эзләре белән капланган. Ул чак кына исән калган, табиблар гарантияләр бирми, алар баланың гомерен саклап калу өчен тырыша, диелә хәбәрдә.

Балага ничә эт һөҗүм итүе төгәл генә билгеле түгел. Аны узып баручылар очраклы гына күреп ала. Кыз аңсыз була, шаһитлар «ашыгыч ярдәм» чакыра. Бу урында берничә метр радиуста карга кан чәчрәгән, баланың әйберләре җирдә аунап ята.

Николаевск хастаханәсе вәкилләре белешмәсе буенча, кызның травмаларының күбесе башында, аякларында да җитди яралар бар.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев