«Маяк» спорт комплексында чаңгы роллерлары буенча ачык Чемпионат һәм шәһәр беренчелеге узды
Безнекеләр – җиңүче
Ярышларда илнең биш төбәгеннән һәм Татарстанның сигез районыннан 270тән артык профессионал һәм һәвәскәр спортчы катнашты. Танылган катнашучылар арасында – безнең атаклы чаңгычылар: Андрей Ларьков һәм Анастасия Доценко да бар.
Ярышларны ТР чаңгы узышлары федерациясе эшләре идарәчесе Денис Блохин ачып җибәрде.
Бигрәк тә Яшел Үзәннең яшь чаңгы йолдызчыкларын – 4нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрне билгеләп үтәсе килә, алар үз яшь категорияләрендә беренчелектә призлы урыннар алдылар:
- 1 урын – Лия Гарәфетдинова
- 2 урын – Әмир Гарәфетдинов һәм Иван Коклихин
- 3 урын – Арина Малахова.
Җиңүчеләрне лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!
«Маяк» СК
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев