«Мәет юучы авыл остабикәсе: «60лап мәет, шул исәптән үз кызымны да юып озатырга туры килде»
Мәет кайтырга чыккан, кәфенлек киселмәгән, мин кешедә ашта утырам. Хәер, миңа ияреп бер-ике әби дә кайтты. Шулай итеп кәфенлек тә киселде, үз кызымның җансыз гәүдәсен үзем юып, соңгы юлга озаттым. Үз балаңны үзең юу бик әйбәт нәрсә түгел инде...
Һәр авылның үз мөхтәрәм кешесе, акъәбисе, тере тарихы була. Апас районы Кече Болгаер авылында яшәүче Маһруза әби Газизова – шундый кеше. 30 ел гомерен дин юлына багышлаган мөхтәрәм зат ул. Алай гына да түгел, өч дистә ел эчендә 58 мәет юып, соңгы юлга озаткан батыр йөрәкле остабикә.
Мин боларны каян беләм соң? Берәү дә сөйләмәсә дә беләм, барысы да күз алдында. Язмамның герое минем күрше әби (безнең якта “күш тәтә” диләр). Аның янына кайчан гына керсәң дә, ул эченнән генә нидер кабатлый, укый, шул ук вакытта кулын да тик тотмый, бәйләү белән шөгыльләнә. Сөбханалла, быел 90нын тутырса да, хәтере әйбәт, зиһене дә менә дигән.
“Кулым тимәгән ике генә эшем бар”
– Бик үткен идем, җыелышларда сөйли торган Маһруза идем бит мин, – дип сөйләп китте ул. – Менә хәзер берни эшләмим инде, картлык. Безнең заманның эшләрен шайтан да белеп бетерә алмый. Менә минем эшләмәгән ике эшем бар: машина руле белән самолет руле тотмадым. Калган бөтен техникасына утырдым: чәчүен дә чәчтем, урагын да урдым. Хәзер бит 18дәге кызлар өйдә тик ята.
Бервакыт Биектаудан көлтә ташыганда суга егылып, имгәнеп кайттым. Икенче көнне колхоз рәисе кәнсәләргә (канцелярия) чакырта. Мин кузгала да алмый ятам. Аптырагач, әни китте. “Имгәнеп кайтты бит ул”, дигән. “Тәтә, җаным, белмәдем бит, мин аны болай гына эшкә бармый дип торам” дип әйткән. Бер көн эшкә бармасам, мине кәнсәләргә чакырталар иде. Хәзер бер көн түгел, ун ел эшләмәсәң дә сүз әйтүче кеше юк.
“60ка җиткәч, дин юлына кереп киттем”
Маһруза әби сөйләвенчә, ул заманда эштән бер көн калырга ярамаган, пенсиягә чыкканчы колхоз эшеннән калмаган ул.
– 60ка хәтле дөнья кудым. Мин инде 60ка да җитә алмам, үләрмен дип уйлаган идем. 60ка җиткәч, абыстай булып киттем менә. 30 ел мәет юдым. Әни гел намазда булды. Ул укый иде, мин шуны хәтеремә сеңдереп бара идем. Дога кылган вакытта 53 фәрештә исемен әйтеп алам, мин аны ярты минутта әйтәм, ул күңелемә кереп калган, мин аның берсен дә язып алмаган, – ди ул.
“Кайгырып ятмагыз, үзем юармын, дидем”
Үлгән кеше янына кереп, аңа кагылырга бер батырлык кирәк булса, мәрхүмнәрне җиренә җиткереп, юып-пакьлау өчен ун батырлык кирәк. Бу һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел. Маһруза әби исә бу һөнәргә үзлегеннән өйрәнеп кереп киткән.
– Бервакыт кырда эшләгәндә, Биектауда төшке аш вакытында ял итәбез. Ул вакытта мәет юарга бер кеше калмаган авылда. “Мәет юарга да кеше юк бит, кем юар инде” дип сөйләшә хатыннар. Кырын яткан идем мин дә: “Кайгырып ятмасагыз ла, үзем юармын, катмаганнарыгызны бияләй белән, бик катканнарыгызны кусар (пычрак идәнне чистарта торган кыргыч – ИТ) белән кыра-кыра юармын” дидем. Алланың амин дигән минутына туры килгән. 30 ел эчендә 57 олы мәет, бер бәби юдым, – дип искә төшерә “күш тәтә”.
“8 баладан 4се исән”
Маһруза һәм Шәһит Газизовлар 8 балага гомер биргән: Фәрит, Фәһимә, Рәшит, Әлфинур, Рафыйк, Фирдүс, Гөлфинур, Кафия. Беренче улы Фәрит ике яшь ярымлык вакытта кызамык белән үлеп китә. Тагын бер улы бер айлык чагында. Бүген исә 4 баласы исән күрше әбинең.
– Тупырдап торган малай иде беренче улым. Карлыганлык чишмәсенә суга киттем, ул бишектә ятып калды. Мин кайтканда улымны күрше хатыны юатып утыра. Бик каты елаганга кергән. Кич белән үз хастасы тотты да, иртән үлде дә китте. Фәритем сау-саләмәт көе барып, “бүлнис”тән үлеп кайтты. Фәһимә исемле кызым кызамык белән чирләгәч, хастаханәгә яттык. Өйдә кеше булмагач, хастаханәгә Фәритне дә ияртеп бардым. Шулай итеп, Фәһимә көн саен рәтләнә барды, Фәритем 6 көн эчендә үлеп кайтты. Исән малайны үтереп кайттым шунда, – дип искә ала Маһруза әби.
“Үз кызымны үзем юып озаттым”
Әле алай гына да түгел, вакытсыз вафат булган кызы Гөлфинурны да үзе юып, соңгы юлга озата ул.
– Мәетнең башын кыйблага куялар бит юганда. Баш эшләп бетермәгән инде, киресенчә, баш ягына аягын куеп юганмын. Гөлфинур үлгәч, аны моргка алып киткәннәр иде. Ул көнне авылда берәүләрдә Коръән ашы иде. Мин абыстай буларак өндәүле. Алырга да килгәннәр. “Җаным, мин бит мәет көтәм” дидем. Әле кәфенлек тә кисмәгән, анысын да үземә кисәсе. Ялына-ялына мине алып киттеләр. Ашка барып, укыйсын-укып бетердем дә, “Кайтырга чыкмаганнармы икән?” дип белешергә куштым. Ул вакытта мәетне алып юлга чыкканнар инде. Мәет кайтырга чыккан, кәфенлек киселмәгән, мин кешедә ашта утырам. Хәер, миңа ияреп бер-ике әби дә кайтты. Шулай итеп кәфенлек тә киселде, үз кызымның җансыз гәүдәсен үзем юып, соңгы юлга озаттым. Үз балаңны үзең юу бик әйбәт нәрсә түгел инде, – диде ул моңсу гына.
“Күрше нигездән чыккан мәетләр дә миннән дога көтә”
Маһруза әби – бүгенге көндә дә һәр Коръән ашының мөхтәрәм кунагы, алыштыргысыз абыстае. Тәфсилләп уку, укыганнарын багышлауда аңа тиңнәр юк. Ул татар халкына хас булганча, мәрхүмнәрнең 40ын, 51ен дә уздыра.
– Үземнекеләр дә бик күп. Әнинең 14 баласы булган. Нәселемдә 88 кеше бар. Шуларның барысына да укырга кирәк бит. Көненә 600-800 тәхлил әйтәм. Ике яктан җидешәр күрше нигезеннән чыккан мәетләргә дә укымыйча булмый, алар да миннән өмет итә, – ди үзе.
Күрше әби, дин юлына килгәннән бирле, Рамазан аенда бер көн калдырмыйча ураза тота. Ашау белән дә дус түгел үзе. Бәлки ачык зиһене, озын гомеренең сере дә шундадыр. Еш кына “Мине фәрештәләрем яшәтә” дип тә кабатларга ярата.
– Гомерем буена эшсез тормадым. Эштән кайткач төнлә, йә берәр сыңар носки йә пирчәткә бәйләп яттым, йә ике орчык йон эрләдем. Минем кулым бер минут та тик тормады. Әле хәзер дә кулларыма хәрәкәт булсын дип, ыргак белән менә шушындый түгәрәкләр бәйлим. Көнгә 3 кечерәкне, зурракны икене бәйлим, – дип тагын яраткан эшенә кереште ул.
(Кыскартып алынды)
Чулпан Шакирова, Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев