Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЛИЛИЯ – ГӨЛНЕҢ ЧӘЧӘГЕ

– Син нәрсәдән куркасың, Лилия?

– Минме? (Кинәт кистереп.) Ялгызлыктан! Аллаһы Тәгалә мине туганнарымнан, иремнән, баламнан, якын дусларымнан аермасын иде дип телим. Минем өчен иң авыр әйбер ул. Әнине күз алдыма китерәм дә, аңа берничек тә ярдәм итә алмавыма җаным телгәләнә. Гомер буена гел кешеләр белән аралашып яшәделәр. Театрда да, өйдә дә... Гел кунаклар килә иде... Өебез шау-гөр килеп тора иде... Әти үлгәч, нәрсәдер өзелде. Аңлыйм: әнигә бик авыр! Әмма аның дөньясына да кереп китә алмыйм. Үз дөньям бар.   
– Без инде актриса Лилиядән бигрәк, әни кеше, ир хатыны, апа, килен Лилия белән сөйләшүгә күчеп барабыз. Сөйлә әле, Ренат белән ничек таныштың? Әтиеңә охшаш яклары бармы? Кызлар, гадәттә, әтиләренә охшаган егетләргә тартыла бугай...
– Ренат Шәмсетдинов исемле егет белән театр училищесында бер төркемдә укыдык. Башта гади дуслар гына идек әле. Тора-бара якынаеп киттек. 1991 елның октябрендә өйләнештек. Ренатны әтигә охшаган дип  әйтмәс идем... Хәер, икесе дә балта эшенә оста... Икесе дә җор телле...Үҗәтләр, булсын дип тырышалар. Башлаган эшне ахыргача җиткерә беләләр... Партнер буларак та җайлы Ренат. «Күрәсем килгән иде» спектаклендә ирле-хатынлы уйныйбыз аның белән. Аның белән уйнавы рәхәт!  
– Син әниеңә, Исламия апага охшагансың, әйеме?
– Минме? (Көлеп үк җибәрә.) Белмим, белмим... Тышкы кыяфәттә бардыр, әлбәттә. «Сынган беләзек»не уйнаган вакыт. Тамаша залында  рәтләр арасыннан пышылдау уза: «Исламия!» Кайберәүләр: «Абау, яшәргән бу Исламия!» – дип сокланып утыра икән...
Безнең гаиләне белүчеләр,  характерың да, төс-кыя­фәтең дә  гел әтиеңнеке инде,   диләр. Тыныч, тәвәккәл... Гомер буе әти кебек гаделлек, дөреслек яратам. Киңәшләре, җайлап сөйләшүләре гел искә төшә менә хәзер... Әтиемне бик сагынам.
– Син атаклы артистлар династиясеннән бит! Татарс­танның халык артистлары Исламия апа белән Хәлил абый, әниеңнең сеңлесе, Камал театры актрисасы Рузия Мотыйгуллина, Ренат Закиров белән Рузия апаңның кызы биюче Чулпан, сеңлең Ләйсән Мәхмүтова...  Шамил Зиннур улы Закиров белән дә шактый аралашырга туры килгәндер, мөгаен... Әнә сез никадәр!
– Әйе шул, без күбәү... Ә менә Рузия апаның иң яраткан сеңлесе мин! Театр училищесында укыганда Рузия апа бездә торды бит. Һәм кияүгә чыкканчы бездә яшәде. Әти белән әни гастрольдән кайтып керми. Мамадышның Катмышыннан Сабира әбием безгә күз-колак булырга килә. Өчәүләп яшәп ятабыз шулай. Рузия апа холкы белән бик кырыс, таләпчән иде. Чисталык, матурлык, зәвык ярата.
– Сеңлең Ләйсәнгә син дә шундый ук апа булгансыңдыр инде...
– Безнең яшь аермасы да җиде ел бит! Ләйсән үсмер чакта мин җиткән кыз идем инде. Ул бик тырыш, эзләнүчән безнең, бер урында гына утыра торган түгел. Театрда да, эстрадада да, кинода да ул, сценарийлар да яза, «Зө-ләй-лә» төркемендә дә җырлап йөри. Булдыра, кыскасы! «Уеннан уймак» музыкаль фильмын караучылар белә инде, Ләйсән язды аны. Рольләр бүлеп, Мәхмүтовларны да катнаштырды фильмында.
– Улыгыз  да, бәлки, театрны сайлар берзаман?
– Декабрьнең 13 ендә армиягә озаттык Ришатны. Тормышта үзе өчен кирәк булыр дидек. Дисциплинага, тәртипкә, мөстәкыйльлеккә өйрәнер. Хәзергә Ульяновскида. Военкоматтан кайткач бик еладым. (Моңсу). Янына да барып кайттык. Берара театрга да барасы килгән иде. «Улым, ир-атка беркайчан соң түгел. Әнә, театрга килгәндә безнең әтигә 28 яшь булган. Башта һөнәр сайларга кирәк, – дим. – Артистның уңышы режиссерга бәйле. Сөйкемле сөяге булса,  рольләр эләгә, булмаса,  рольсез йөрисең...»
– Син нинди әни? Ниндирәк ир хатыны? Каенанаң белән мөнәсәбәтләрең ничегрәк?
– Мин – Кыз йолдызлыгыннан дисәм, бөтенесе аңлашыла инде. Холкым буенча да тыныч. Соң чиккәчә түзә алам. Чыгырымнан чыгарсалар гына вулкан кебек шартлыйм!
 

Эльмира ЗАКИРОВА.
«Сөембикә»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев