Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЛИЛИЯ – ГӨЛНЕҢ ЧӘЧӘГЕ

Мин аны ни өчендер Мария Шукшинага охшатам. Буйчанлыгы, чаялыгы өченме? Атаклы артистлар кызы булгангамы?

Төрле амплуадагы рольләре, уңай энергетикасы өчендер, бәлки. Икесе дә бер үк яшьтә дә әле – 1967 нче елгылар… Тагын, тагын… Аларда авылча табигыйлек, ихласлык, гадилек бар!  Без Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова белән Тинчурин  театрында, грим бүлмәсендә утырабыз.
– Син безнең өчен Гөлшаян да, Зәмзәмия дә, Әсма да, Зәлифә дә, Резидә дә... Дистәләгән хатын-кыз образлары! Ә шуларга Лилия чалымнары, Лилия холкы да күчә микән?
 – Бәлки... (Бер мәлгә уйланып кала.) Зәмзәмиямдә сеңлем Ләйсән холкы инде. Ул шаян... Мин тыныч, дип, гел бертөрле генә уйнап булмый бит. Төрле образларга керергә тиеш артист кеше. «Эх, алмагачлары»нда мәктәп директоры Фәридә Рәисовнаны уйнап йөрим шулай. Шәле мәктәбе укытучылары спектакль карарга килде. Спектакльдән соң миңа: «Нәкъ безнең мәктәп директоры Миңзифа Гыйльмиевна кебек идең. Сөйләшүләр, кырыслык­лар, бөтенесен кайгыртып чабып йөрүләр, чаялыклар... гел Миңзифа ападан алган сыман», – диләр. Танышларны, дус-ишләрне үземә күчерәм бугай шулай.
– Мәктәп сочинениеләрендә киләчәктә кем булам дип яза идең?
– Кыз баланың өч төрле хыялы буладыр инде ул. Башта, кечкенәрәк чагында, башлангыч сыйныф укытучысына охшарга тырыша ул. Минем белән дә шулай килеп чыкты. Үсә төшкәч, берзаман бухгалтер булам дип йөри башладым. Авылда әниемнең Әсхәт исемле энесе бар иде. Менә шул өйләнде, ә аның хатыны хисапчы иде. Чут төймәләрен шалт-шолт китереп утыра, «дебит», «кредит» дигән сүзләр кыстырып сөйләшә... И күңелле тоела иде инде эше! Ә унынчы класска җиткәндә инде артист булам дип яза башладым...
– ...һәм университетның физика факультетына барып кердеңме?
– Юк, минем физикага да һәвәслек бар иде анысы: ныклы «дүртле» иде аннан. (Елмая.) Кайчакта Ренат, син бит физик безнең, дип, юри миңа мөрәҗәгать итә... Әни бит... «Артист булып, тәгәрмәч өстендә үтәр гомерең. Кияүгә дә чыга алмассың, балаң да булмас... Ярый ла миңа әтиең очрады!..» – дип, мине гел үгетләде.
– Физфакны ташлап, театр училищесына керергә этәргән сәбәп булгандыр бит инде барыбер?
– Иптәш кызым Люция белән икебез дә музыка, театр дип хыял­ланабыз. Безнең кебек театр җене кагылган, үзе дә пьесалар язучы Халисә апа Нигъмәтуллина безне Заһит Мәхмүди, Наил Касыймов, Фирдәвес Зарифлар белән таныштырды. Бергәләп театр түгәрәге оештырырга булдык. «Көнче күбәләк» скетчының репетицияләренә йөрибез. Ләкин егетләр еш килә алмый – вакытлары юк. Театр училищесы студентларын катнаштырырга кирәк дип уйлап таптык. Үзебез белән уйнар өчен артистлар эзләп, училищега киттек. 4нче курста Илдус Фәиз, Рөстәм Юнысов – аны Габдерәхим буларак беләләр инде, Ренат Әкбәров, Инсаф Абдуллалар укый икән. Җыенысы озын буйлы егетләр. Люция, Фәридә, мин – шулай ук озын буйлылар без. Шундый шәп труппа оешырга торганда гына, «Юк, кызлар, без инде укуны тәмамлыйбыз тиздән, 2нче курсларга төшеп карагыз», – димәсеннәрме! Барып керсә-ә-әк... Җыен ыбыр-чыбыр! Безнең җилкәбездән генә торган егетләрне күреп, тәгәри-тәгәри көлдек соңыннан! Артистлар минем әти кебек гәүдәле булырга тиеш кебек иде. Типаж дигән нәрсә дә бар бит әле... Ул театр дөньясы тәмам бөтереп алды мине! Нәкъ бер айдан инде шушы малайлар янына укырга килдем. Университет тәмамлап югары белем аласы урында,  училищега барып кердем! Миңнегали Мөхәммәтшин, Мәхмүт Фатыйховлар группасына. Бу вакыйгаларны беркемгә сөйләгән юк иде. 50 яшемне билгеләп үткәндә, егетләрнең үзләренә искә төшереп сөйләдем. Рәхәтләнеп көлделәр!..
– Кайсы артист кумирың булды?
– Мин беркайчан артистларга табынып яшәмәдем. Әллә әти белән әни артист булганга...  
– Синең өчен кыен роль булганы бармы?
– «Син бит минем бер генәм» спектаклендәге Алинә образы, ай, кыен булды! Авторы әни – Исламия Мәхмүтова аның. Хәтерлисездер, бер-берсен яратучы егет белән кыз. Без Ренат белән уйнадык. Алинә егетен армиягә озатып кала. Озак та үтми Айнурны Чечнядан цинк табутта кайтаралар. Мәетне озатканда кыз һушын җуяр дәрәҗәдә калган. Һәм көтелмәгән хәбәр: Айнур исән икән бит! Авылына кайткан!.. Әмма ул сукыр!.. Үземне ничек тотарга, көтелмәгән хәлдән ничек чыгарга, ничек уйнарга белмәдем. Минем өчен бөтенләй ят кичерешләр иде бу! «Әни, мин уйнамыйм, – дим репетиция вакытында. – Алинәнең киеренкелек  халәтен таба алмыйм...» Әнинең тавышы кырыс: «Эзлән! Тап! Син артист кеше бит!»... Шуннан мин Камал театрында «Сөяркә» спектаклен карадым. Бер генә тапкыр түгел, кабат-кабат... Һәм эзләгәнемне таптым! Алсу апа белән Илдар абыйның уены миңа юл ачкандай булды. Алсу апа яраткан кешесен әнә ничек кире кага! Ул хисләрен әнә ничек оста итеп бирә!
– Ә халык ничек кабул итте?
Бер мәлне залда кешеләр йөгерешә башлады. «Ашыгыч ярдәм» чакырганнар, врачлар килгән...  Бер хатынның малае Әфганстанда һәлак булган икән. Үз баламны күргәндәй булдым, дип, сәхнәгә чәчәкләр менгерде ул соңыннан... Әтнә районында исә шундый хәл булды: бер егет, сәхнәгә менеп, безне кочаклап елады. «Сез минем тормышымны уйнадыгыз», – ди. Ул да Чечняга китеп, табутын кайтарганнар, сөйгән кызы башкага кияүгә чыккан... «Көн саен «каберем» янына барып утырып кайтам», – диде.  
– Урамда сине еш таныйлардыр, килеп эндәшәләрдер. «Танылган кеше» булу кыенмы, рәхәтме?
– Юк, мин табигатем белән үк башка. Минем турыда: «Олы кызыгыз бигрәк акыллы, тирәннән уйлый», – диләр икән.Дөресен генә әйткәндә, әти белән әнине юньләп күрми дә үстем кебек. Алар күчмә театр артислары булгач, гастрольләрдән кайтып та кермиләр. Аена ике-өч көн, бер атна гына торалар иде өйдә. Ә җәйләрен инде без гел бергә булабыз! Отпускларын гел минем белән үткәрәләр! Рәхәт, күңелле чаклар!.. Балачагым Әлки районында, әнинең әнисе Мәрвия дәү әнием янында үтте. 8 айдан 4 яшькә кадәр авылда яшәдем. Дәү әни белән дәү әтигә «әни», «әти» дип эндәшәм икән. «Баланы алып кайтыйк безне оныта башлаганчы», – дигән әти. Мине Казанга алып киткәннәр. Минем янда әтинең әнисе Сабира әбием калган. 1988 елда гына күчмә театр, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры статусын алып, элеккеге Камал театры бинасында эшли башлады. Ә миңа ул чакта 21 яшь иде инде.  
– Лилия, сәхнәдә тудырган образыңда озак яшисеңме? Өйдә дә дәвам итәме ул тормыш?
– Юк, нормаль хәл түгел алай йөрү! Спектакль бетүгә үк ул образдан чыгарга тырышам, Лилия булып калам.

Эльмира ЗАКИРОВА.
«Сөембикә»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев