Лилия Хәйруллина: «Сумка өчен 200 мең сум - кыйммәт түгел»
Җырчы TMTV каналында «10 сорау» тапшыруы кунагы булды, анда аңа коллекциясендә иң кыйммәтле сумка күпме тора, дигән сорау бирделәр.
Алып баручы Әбри Хәбриев, Вьетнам базарында 200 сумга сатып алынган сумка булса кирәк, дип шаяртты. Моңа җырчы 200 мең сумлык сумканы кыйммәт түгел дип саныйм, дигән җавап кайтарды.
- Иң кыйммәтле сумкам, мөгаен, 200-250 мең сумнан югарырактыр. Люкслар арасында бу бәя арзан санала, – дип җавап бирде ул.
Әбри Хәбриев исә кайберәүләр өчен бу шактый зур сумма, хәтта кем өчендер еллык бюджет булуын билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев