Лилия Хәйруллина: «Гаиләмә күз тиюдән куркам»
Кибетләр ачылып ябылган арада социаль челтәрләрдә дә үзгәрешләр булды. Социаль челтәрләрдә актив утырган блогер-җырчылар арасында Лилия Хәйруллина да бар. Татар эстрадасы җырчысы бу күренешне ничек кабул иткән? Ни өчен күкрәгенә операция ясатканнан соң да спорт-залга йөрүдән туктамаган? Болар хакында үзе белән әңгәмә кордык.
– Лилия, соңгы елларда күбрәк блогер буларак танылып киттең. Гөлдания апа белән мәш килеп вайннар төшерәсез. Сценарийларны үзегез уйлап табасызмы? Хәзерге заманда оригиналь булуы авыр бит.
– Бу эш әни белән икебезгә бик ошый. Халыкка ошагач, безгә дә күңелле. Идеяләр кайчак очраклы рәвештә уйлап табыла – үзебез берәр нинди ситуациягә очрыйбыз да, шуннан видео төшерергә илһам килә. Флешмоб, трендлар да бар бит әле. Заманадан артта калырга тырышмыйбыз – төрле биюләр, хәрәкәтләр ясап, кеше эшләгәнне кабатлап, видеога яздырып куябыз.
Тәнкыйть сүзләре дә күп була. «Әй, җырчыларга болай итү килешми, үзегезнең дәрәҗәгезне төшерәсез», — дип язалар. Мин кеше әйткәнгә карамыйм, үзем теләгәнчә эшлим. Һәр кешенең үз фикере булса да, һәр кешенең фикеренә колак салып булмый, ошамый икән — карамасыннар. Ничек ошый — шулай яшим. Кеше шуны нигәдер аңламый. Алар аңламаганга, мин гаепле түгел бит.
«Алай ярамый, болай ярамый. Кеше нәрсә сөйләр, нәрсә әйтер», — диючеләр бар безнең халыкта. Мин тормышка башкача карыйм. Юмор хисе булырга тиеш, чөнки ул безнең тормышны күпкә җиңеләйтә. Тормышка караш җитди булганда, психологик яктан да үзеңә авыр була.
– Көннәрдән бер көнне социаль челтәрләргә берничек тә кереп булмаса, аны бөтенләй юкка чыгарсалар, нишләрсез?
– Социаль челтәрләргә чикләүләр кертелүен бик авыр кичергән идем. Мораль яктан да, эш ягыннан да. Блогерлык белән эшем бик тыгыз бәйләнгән. Блогер буларак үземнең мәйданымны югалтам. Даими рәвештә мине карап бара торган аудиториям җыелган иде. Җырчы буларак та үземне күрсәтә торган мәйданчык иде ул. Һәр кеше дә телевизор карамый бит, алар нәкъ менә социаль челтәрләрдән күзәтеп барды. Мин анда иҗатым белән дә уртаклаштым, медиа кешесе өчен бу мәйдан бик мөһим иде. Бик кайгырдым.
– Шулай да, социаль челтәрләрдә гаиләңне күргән булмады. Бары иҗат һәм вайннар гына дип әйтер идем. Сәбәбе нәрсәдә?
– Һәр кешенең кагылгысыз үз урыны була, ул – гаилә. Гаиләмдә барысы да яхшы, шуңа да күз тиюдән куркам. Гаилә –изге урын. Күпләрне кызыксындыра бу сорау. Тамашачы мине җырчы буларак хөрмәт итсен һәм иҗатымны яратсын иде.
Хәзер барлык артистлар да балаларының фотоларын социаль челтәрләргә урнаштыра. Шулай итеп, алар пиар ясый, караучылар санын арттыра, “лайк” җыялар. Бөтен кеше дә сиңа яхшылык теләми. Шуңа күрә балаларыма начар сүзләр язуларын теләмим. Үземә дә күпме ямьсез сүзләр ишетергә туры килә...
– Ямьсез сүзләрне күкрәккә операция ясаткач та ишетергә туры килгәндер. Бу адымга барыр өчен күп уйлангансыңдыр?
– Күп уйладым димәс идем. Балалар тудыргач та операция ясату теләге булды. Матур формада буласы килде. Мин үзем һәрвакыт өч балам булуын теләдем. Дүртенчесе артыннан барырмынмы икән, белмим. Операцияне мөмкинлегем булганда дип ясаттым. Күкрәккә пластик операция бүгенге көндә иң популяр операцияләрнең берсе. Аны һәр икенче хатын-кыз ясата, ул турыда кычкырып кына йөрмиләр.
Кешеләр бу яңалыкны ни өчен ажиотаж итеп кабул иткәндер, аңламыйм. Әлләни шаккатырлык әйбер димәс идем. Бездә кешеләр ачык рәвештә батырлык җыеп “күкрәкләремә операция ясаттым әле”, - дигәнне нормаль кабул итәргә күнекмәгән. Миңа оят түгел. Моның бернәрсәсе дә юк. Кеше һәрчак камиллеккә омтыла, син үз өстеңдә эшлисең, матур булырга тырышасың.
Бала таптым да, дөнья бетте дигән сүз түгел. Хатын-кыз үзен яратырга, көзгегә караганда үз-үзе белән сокланырга тиеш. Яныңда булган ир-атка да син ошарга тырышасың. Тышкы кыяфәтнең мөһим түгеллеге турында күпме генә әйтсәләр дә, бу алай түгел. Ир-атлар бу хакта әйтмәскә мөмкин, әмма алар һәрчак күзләре белән ярата. Ир-атлар янында матур хатын-кыз булганын тели.
– Күкрәккә ясалачак операция син уйлаганча барып чыкмаган булса?
– Күкрәкләремне үземнеке кебек, табигый итеп ясаттым. Һәр кешенең организмы индивидуаль. Барысы да идеаль булыр дигән гарантия юк һәм мин шуңа әзер булдым. Ничек бар, шулай кабул итәр идем. Һәр кеше үзенең тормышы өчен үзе җаваплы.
Мода артыннан кумыйм. Кием ягыннан да артык уйланып торган юк. Нәрсә җайлы - шуны киям. Мин урамга бик сәер итеп киенеп чыгарга да мөмкин. Тормышка җиңел карыйм.
Бу дөньяда ниндидер адымнар ясамыйча калып куркып яшәп булмый. Куркып яшәгән кеше тормышны тулысынча тоеп, татып карый алмыйдыр. Кемдер, минем кебек, рискка бара.
Хәзерге вакытта миңа физик авырлык, спорт-залда шөгыльләнү ярамый. Операция ясалганнан соң әнием беренче көннәрдә гел минем янда булды, хәзер дә кайчак булышырга килеп китә. Барыбер, мораль һәм физик яктан өйдә болай гына ятып тору авыр. Шуңа күрә спорт-залга барып, йөгерә торган юлда булса да атлыйм. Хәрәкәтсез тора алмыйм. Постель тормышын яратмыйм.
Өйдә булган чагымда ашарга пешерәм, өйләрне җыештырам. Күбрәк гаиләм белән булырга, балаларым белән ял итәргә тырышам.
– Лилия, татар эстрадасына мөнәсәбәтең турында фикереңне ишетәсе килә.
– Мине һәрвакыт күпләрнең сәхнәгә эләгергә теләүләре гаҗәпләндерә, шулкадәр хыялланып йөрүчеләр бар, яныма килеп киңәшләр сорыйлар. Бәлки, мин дә кайчандыр шундый булганымдыр, кастингларны уза алмагач, яңадан катнашырга бара идем. Нәтиҗәдә, үземә-үзем хуҗа булып эшли башладым, беркайчан да, беркем белән дә контрактта булмадым, буйсынмадым. Минемчә, иң мөһиме — булдыра алуыңны кемгәдер түгел, ә үз-үзеңә исбатлап күрсәтү.
Уңышсызлыклар минем өчен еш кына этәргеч булды. Ярый әле мине кастингта алмаганнар дип уйлап утырам.
Күпләр, барысы да җиңел бирелә дип уйлап, татар эстрадасына ыргыла, җыр һәм клип чыгарып, үзләрен йолдыз дип саный. «Йолдыз» сүзен җенем сөйми!
Бу бит нибары диңгезгә тамган тамчы гына, шуны да аңламыйлар. Иҗат, тәгәрмәчтә әйләнеп торган тиен кебек, даимилекне сорый, төшеп калсаң, яңадан күтәрелүе авыр һәм ул озакка сузыла. Шуңа күрә шушы агымнан төшеп калмавың яхшы.
Башлангыч дәвердә эстрада бик зур чыгымнар таләп итә. Хәер, хәзер күп нәрсә кешенең үзеннән тора, әгәр баш мие урынында, үзеңнең булдыклылыгың бар икән, мөмкинлекләр күп.
Еш кына кастингларга кызык өчен болай гына тыңлап утырырга бара идем. Мине гаҗәпләндергән чыгышлар ни өчендер үтмәде, аларны алмадылар. Талантларның юкка чыга баруы кызганыч хәл. Алар бит барысын да үз тоемлаулары белән эшли…
Пандемия вакытында күп нәрсәгә мөнәсәбәтем үзгәрде. Моңарчы бик авыр тоелган проблемаларым, борчуларым чүпкә әйләнде. Яшермим, татар эстрадасыннан санаулы җырчыларны гына тыңлыйм.
– Пенсиягә сәхнәдән китәргә уйлыйсыңмы?
– Бу хакта уйлаган юк әле. Куркырга кирәкми. Ниндидер үзгәрешләрнең уңай якка да булуы ихтимал. Болай да эстрадабызда актуальлек дигән әйбер аз. Моңны бетерергә җыенабызмыни, бездә бит шулай кискен кабул итәләр. Ассортимент булсын иде. Җырлар татарча иҗат ителә. Чит илнекен тыңлаганчы, татарның актуаль җырларын тыңлавы әйбәтрәк инде.
Иҗат итү – ул үзеңнең бер өлешеңне бирү. Син акча турында уйлап түгел, үзең хис иткәнчә уйлап эшлисең. Мине күп кеше үз идеяләремне тормышка ашырганга, кайбер идеяләрнең стандарт булмавында тәнкыйтьли. Иҗат кешесе стандарт була алмый. Һәр иҗат кешесенең үз фикере бар. Ул аны җиткерә, халык белергә тиеш дип уйлый.
– Санкцияләр кертелгәч, төрле яклап кысрыклаулар башланды. Шушы шартларда киләчәкне ничек күзаллыйсың?
– Кысрыклаулар башланса да, мин аны тоям дип әйтмәс идем. Кайбер кеше психологик яктан моны авыр кабул итте. Кибетләр, туклану урыннарын яптылар. Миңа бу барыбер. Иң мөһиме – ашарга азык-төлек булсын. Ул шартларга яшәп була. Әлбәттә, бәяләр артты. Башка артмасын иде дип ышанып калам. Чит ил товарларына күпме генә бәйле булсак та, барыбер тормыш дәвам итәчәк. Сәясәт темасына кысылырга яратмыйм.
Безнең белән дус булган илләр бар... Безнең илебез генә дә бит никадәр зур! Бездә дә бик күп мөмкинлекләр бар. Чит ил компанияләре киткән вакытта бу бик күп кешеләргә үз эшеңне башлап җибәрү өчен зур мөмкинлек. Россиядә булган үзебезнең җитештерү өлкәсе үсеш алыр дип ышанам.
Зилә Мөбәрәкшина, Сәхнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев