ҮЛЕМ БЕЗГӘ ЯШӘҮНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛҮ ӨЧЕН БИРЕЛӘ
Үлем турында гел белеп, ишетеп торсак та, үзебезгә кагылмас төсле тоела. Ә бит үлем безне һәрвакыт сагалап кына тора. Беркем дә аның кайчан киләсен белми.
Дөнья куа-куа яшибез дә, көннәрдән бер көнне якын кешебезне югалт кач, тормыш туктап калгандай тоела. Ничек болай булды соң әле дип, бик күп сораулар алдында югалып калабыз. Ачы хәс рәттән кайгырырга да, еларга да вакыт юк, мәетне бөтен шартын туры китереп, Ислам дине йолаларын үтәп, җирлисе бар.
Укучыларыбыздан килеп ирешкән сораулар буенча без Васильево бистәсенең «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиулла белән әңгәмә корабыз. Сораулар нәкъ менә мәет җирләүгә кагыла.
– Якын кешеңне югалту бик зур хәс рәт. Беребез дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгәнен яхшы белсәк тә, ничек түзәргә, ничек үзеңне юатырга, алга таба яшәргә көчне каян алырга? Сезнең киңәшләрегезне беләсе иде.
– Бу инде кечкенәдән, тәрбиядән, Аллаһ Тәгаләнең барлыгына ышанудан килә. Адәм баласы мәңгелеккә килмәгән, бу дөньяда яшәү вакытлыча гына булганлыктан, үлем начар әйбер түгел, ул искиткеч әйбәт нәрсә. Әгәр дә үлем булмаса, яшәүнең кадерен белмәс идек. Балаларын югалтучыларга, әлбәттә, ул авыр, әти- әниләрне югалту табигый нәрсә, алар алдан килде һәм алдан китәргә дә тиеш. Һәркем Аллаһ биргән гомерен яши.
– Кемнең күпме яшисе алдан ук язылган диләр, бу сүз дөресме?
– Дөрес. Кешенең дүрт әйбер алдан туганчы ук, кайчан килүе һәм китүе, ризыгы, гомумән, бәхетле яки бәхетсез булуы билгеле. Ләкин, адәм баласы үзенең бәхетлеме яки бәхетсезме икәнен белмәгәнлектән, ул аның үзе кулында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев