Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Әле ярый йокы белән мунча бар

Авыл җирендә бүген кылны кырыкка ярыр чак. Көннәр коры торганда терлек азыгы әзерләп, вакытында сенаж салып калдыру бик тә мөһим. Нәкъ менә шундый кызу көннәрнең берсендә килдек без Бишнә авылына. Ә биредә үтә тырыш халык яшәвен яхшы беләбез. Бишнәлеләр «Совхоз бетте, эш юк!» – дип уфтана да, зарлана да, һәм алма пеш, авызга төш дип тик ята торганнардан түгел.

Уңышлы гына шәхси ярдәмчел хуҗалыкны алып баручы Шакировларда беренче тапкыр гына булуыбыз түгел. Үз көчләре белән җир җимертеп эшләүче бу гаилә турында күпме язсаң да, артык түгелдер, минемчә. Бу юлы да  Бишнәгә килгәч, нинди яңалыклары бар икән дип, сугылып чыгарга булдык. Гаилә башлыгы Илһам абыйны фермасында, хуҗабикә Люция апаны бакчада эзләп таптык. Җәен аларны өйдә тотам димә инде син. «Кыш буе йокладык бит, хәзер батырып эшләр чак», – дип шаярта алар. Монысы инде мәзәкләп кенә әйтелгән сүзләре. Йоклап яткан кеше шуның кадәр хуҗалыкны алып бара ала диме соң?! Бүгенге көндә Шакировларның шәхси ярдәмчел хуҗалыкларында барлыгы 36 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 14е савым сыерлары. Үз эшләрен булдырганга инде җиде ел. Ике ел элек «Иң яхшы ярдәмчел хуҗалык» буларак танылып, 50 мең сум грант откан булсалар, узган ел мини-ферма төзү өчен хөкүмәттән 200 мең сум грант биргәннәр.
– Ферма төзү эшебезне күпкә җиңеләйтте. Хәзер малларга су автомат рәвештә килә. Техника белән кереп йөрерлек, бик уңайлы бина салдык. Барысына да 200 мең җитмәсә дә, дәүләттән бирелгән акча зур ярдәм инде ул. Авыл башлыгы Илгиз Фәтхуллинга рәхмәтлебез. Безгә юл күрсәтеп, документлар җыярга ярдәм иттеләр, – дип сөйли Люция ханым.
Бүген Бишнәдә ике көтү чыга, аның берсе авылныкы булса, икенчесе – Шакировларныкы. Бер көтүче яллаганнар. Малларны аерым көтүгә кууның уңайлы яклары бихисап. Сыерлар белән өч айлык бозаулар да бергә болынга чыгып, яшел үлән белән сыйлана ала. Маллар болында дип эш туктап тормый, бүген терлек азыгы әзерләү тулы куәтенә бара. Үзләренең 4 гектар җирләре бар. Анысы җитмәсә, рәхәтләнеп болында чабарга мөмкин. Шушы көннәрдә сенаж салырга керешәчәкләр.
– Сезгә, гомумән, ял дигән сүз танышмы соң ул? – дип сорыйм мин гаҗәпләнеп Илһам абыйдан.
– Иртәнге 4тә башланган эш, төнге унбердә генә бетә. Ә төн нәрсә өчен бирелә дип уйлыйсыз? Иң яхшы ял – мунча керү һәм йокы, – ди ул.
– Бүгенге көндә сезне нинди дә булса проблемалар борчыймы?

Тулы язма газетаның җомга санында (№46).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев