Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Николай Лазарев район главасына: "Син бигрәк күп эшлисең, Саша!"

Николай Петрович Лаеш районының Лаеш авылында 1922нче елның 9 гыйнварында дөньяга килә.

Казан химия-технология институтының сугыш кирәк-яраклары факультетында укый. Студентларны армиягә алмыйлар. Әмма патриотлык хисе көчлерәк була: үз урынын армиядә дип, ирекле рәвештә хәрби комиссариатка китә. Ике көннән аны авиамеханикларның Вольский авиацион мәктәбенә җибәрәләр. Армия махсус хәрби техникага мохтаҗ була. Аеруча самолетларга, шуңа да ныклап укыйлар, ә заводлар дошманныкыннан куәтлерәк самолетлар ясый башлый. 
1943нче елның июленнән августына кадәр Орлов-Курск сугышының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татыйлар. Шуннан соң дошман хәленә килә алмый, һәм безнең хәрбиләр аларны Берлинга кадәр куа бара. Аларның авиаполкы аяк табанында асылынып торган кебек була. Брянск районы тирәсендә Десна елгасы буенда полктан кайберәүләр, шул исәптән ул да, тиф белән авырый башлый, аларны госпитальгә җибәрәләр. Терелгәннән соң үзен пехотага җибәрүләрен сорый. Аны танкка каршы корал командиры итеп билгелиләр. Аларның төп максаты туры төзәп атып, техникасына һәм дошманның утлы нокталарына тидерү була. Сугышта кулдан узган меңәрләгән патроннарга, сугыш коралларына карап, аларның ныклы булуын аңлый. Сугыштан соңгы тыныч елларда да кабат 184ле тамга сугылган патрон белән очрашырмын дип башына да китерми. Николай Петровичның бөтен хезмәт эшчәнлеге легендар 184 тамгалы сугыш кирәк-яраклары әзерләүче предприятиедә уза. Ул аны үзе сугышта сынап караган була. 1944 елның ахырында Белоруссияне азат иткәндә Верходвижск районында дошман танкын үз ягына аудара. Идарәне югалтса да, туктап коралдан атуын дәвам итә. Алар танкны тынычландыра, әмма ул яралана. Лазаревны кабат госпитальгә илтәләр. Шунда ул фронт тормышына нокта куя. 1947нче елда химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Лазарев Николай Петрович Серго исемендәге заводка эшкә җибәрелә. Берничә ел 15нче цех начальнигы булып эшли. 1950нче елда Совет контроле комиссиясе астында ГДРга хәрби эксперт итеп җибәрелә. 1955нче елда Венгриягә. 1955нче елда кабат заводка кайта, 1991нче елга кадәр цех начальнигы булып эшли. 1959нчы елда “Мир” суыткычы чыгарыла башлый. Бу исемне Н.П.Лазарев куша. Аның инициативасы белән сифоннар чыгарыла башлый. Ул җитәкче булганда заводның яңа корпусы куллануга тапшырыла. “Серго исемендәге завод”ның ветераннар Советының актив әгъзасы була. Ел саен 11нче мәктәпнең отличнигына үз хисабыннан 30000 сум акча бирә. Серго исемендәге заводта хезмәт стажы – 49 ел, 5 ел дәүләт вазыйфаларында. Гомуми хезмәт стажы 55елдан артык. 
“Почет билгесе” Ордены, “Хезмәт Кызыл байрагы” Ордены, “”Ватан сугышы” Ордены, “Сугышчан батырлыклары өчен” медале, “Германияне җиңгән өчен” медале, юбилей медальләре.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев