Ләйсән Мәхмүтова: «Мин идеаль хатын һәм әни булырга тырышмыйм»
Ләйсән Мәхмүтова татар дөньясында үз йөзен булдырган артист. Булгалый бит ул менә артык бер ягы белән дә башкалардан аерылып тормаган артистлар. Ләйсән андый түгел. Аның фикер йөртүе дә башка. Ул «йолдызлык» артыннан кумый. Куса, күпләргә билгеле булган «Зө-Ләй-Лә» таралмас иде. Әнә, «Болгар кызлары» триосы үлер-үлмәс булса да эшләп килә бит. Ләйсән белән корылган җәһәт әңгәмәне укып чыгарга тәкъдим итәбез.
– Сез гаиләдә нинди?
– Мин бик төрле. Кәефтән дә, өйдәгеләрдән дә тора ул. Мин идеаль хатын һәм әни булырга тырышмыйм. Миннән чыкмый да ул. Кайвакыт тауларны гизә алам мин, кайчак бик тыныч мин. Балалар белән мин төрле темаларга сөйләшә алам. Менә монысы әйбәт. Балалар белән сөйләшергә кирәк. Кайбер балалар аңлата алмаслык гамәлләр кыла. Шул ук кул салуларны гына алыйк. Алар белән вакытында аралашмаганнар!..
– Сезнең гаиләдә кайсыгыз күбрәк акча эшли?
– Монысы сер булсын әле.
– Серләр яратасыз инде сез. Кредитыгыз бармы?
– Бар, кемдә генә юк соң ул?
– Улларыгызның гашыйк булганы бармы соң?
– Олысының гашыйк булганы бар бугай. Үзе сөйләмәде, укытучы апасы әйтте. Кечкенәсе әле гашыйк булуның ни икәнен белми.
– Балалар белән татарча аралашасызмы?
– Юк шул, русча. Үзем дә гаепле. Без шәһәр балалары булгач, өйдә русча сөйләшә идек. Эй, әни мәрхүмкәем безне ачулана торган иде. Татарча аралашу кирәк. Әни буларак бу вазифамны үти алмадым.
– Кеше тормышын чәйнәү бар хәзер, әйеме?
– Ул гел бар иде, хәзер масштабы гына бүтән. Мине кайвакыт кайбер кешеләр үзенең әдәпсезлеге белән таң калдыра. Шул ук «Инстаграмм»га килделе-киттеле, тузга язмаган сүзләр язуларны алыйк. Артистның аккаунтына кереп, аның тормышы белән, соңгы яңалыклар белән танышалар. Шул Интернет дөньясында да үзеңне кунакка кергән сыман әдәпле тотарга тиеш. Син кер, кара, тыңла, матур теләк телә дә бетте. Кунакка барып «ихахай-михахай» дип көлеп утырмыйлар бит. Аяк киемне дә, өс киемне дә салалар. Әйе, кешеләр кайчак бер-берсенең фикерләре белән килешми, бу нормаль күренеш. Әмма беребезнең дә башкаларны дөрес яшәргә өйрәтергә хакы юк. «Кыек басып торасың, дөрес җырламыйсың», – дип акыл сата башлый кайберәүләр. Андый кунакларны, гафу итегез, йомшак җирләренә тибеп, куып чыгарасы гына кала. Яраткан, әйбәт артистларга гына кунакка йөрегез!
– Сез кире театрга кайта алыр идегезме? Тинчуринга, мәсәлән.
– Минем спектакльдә уйныйсым килә. Әмма ниндидер башка төрлерәк рольдә һәм үз эшенең остасы булган режиссёр белән. Әле составтан да күп нәрсә тора. Лилия апам һәм җизнәм Ринат Шәмси белән дә уйнап карыйсым килә, кызык бит.
– Сезне бер ду китереп сүккән журналист бармы ул?
– Бәлки, бардыр да, минем генә андый язма укыганым юк.
– Әгәр сезгә «пиар» өчен генә берәр гауга уйлап табарга тәкъдим итсәләр?..
– Илфак Шиһаповның шундыйрак бер тәкъдим белән чыкканы бар иде. «Зө-Ләй-Лә»нең чәчәк аткан чыганда төркемнең таркалуын язып чыгыйк, дигән иде. Бу үзенчә продюссерлык адымы булгандыр, күрәсең. Һәм иң мөһиме – бу яңалык чыннан да сенсация булыр иде. Әмма миңа ошамады бу идея. Халык талаштылар, дип сөйләр иде инде. Мин андый адымнарга тәнкыйть белән карыйм. Ә менә шаярырга, «пажалысты», шаяруны үз итәм.
– Ничек уйлыйсыз, нигә сары матбугатны аналитикага караганда күбрәк укыйлар?
– Хәзер мәгълүмат ачык бит. Күбесен белеп була: кем нәрсә ашый, кайда һәм ничек киенә һәм башкалар. Сары матбугат күбрәк шәхси һәм интим темаларны күтәреп чыга. Ул темаларны күтәреп чыгу «матур түгел» калыбы астында йөри. Гайбәт, кыскасы. Ә гайбәтне сөйләргә, бер-берсен чәйнәргә яраталар. Әмма, шөкер, Россия күләмендәге сары прессага безгә әле ерак. Әгәр чынын әйтсәк... Мөселман динендә гайбәт сөйләү, кемнедер чәйнәү гөнаһ булап санала. Әмма безнең халыкта бу күренеш еш очрый. Аңламыйм: нигә? Яулык ябынган, ә уй-фикерләре башка сыймаслык. Бу бер кысаларга да сыймый бит.
– Сезне нәрсә елатырга мөмкин?
– Яшь барган саен, андый очраклар күбәя. «Няшный»фотолар, мәсәлән, кочаклашып утырган әби-бабай да елатырга мөмкин. Әлбәттә, музыка тыңлаганда да күңел тулырга мөмкин. Спектакль караганда да эмоцияләр бер-бер артлы түгелә. Көтмәгәндә дә күз яше атылып чыгарга мөмкин. Бәлки, нервалар какшый башлагандыр инде.
– Әниегез Исламия апаны сорамыйча калалмыйм. Төшегезгә керәме?
– Юк шул, миңа да, апама да керми, ә башкаларга керә. Бик матур булып керә, диләр. Бик матур урыннарда, чәчәкләр үсә торган болыннарда... Я концертта катнаша, я кинода төшә, диләр. Анда да тик утырмый икән, дип көлешәбез апа белән. Керсен иде, мин аны көтәм…
(Кыскартып алынды)
Алинә Айдарова, Сәхнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев