Ләйсән Мәхмүтова: «Ахыргы нәтиҗәнең бик яхшы булуын телисең икән, үзеңә таян һәм үзең эшлә»
Нинди генә эшкә алынмасын, ул яңалыкка әверелә һәм аның дәвамы булсын иде, дип тели башлыйсың. Ләйсән Мәхмүтова оештырган «ЗөЛәйЛә» төркеме, ул төшергән сериал шундый булды. Моңа аның сценарий һәм көйләр авторы булуын да өстәсәк, «Бу кадәр көч һәм энергия каян килә?» дигән табигый сорау тумыйча калмый. Ләйсән Мәхмүтова белән әңгәмә.
– Театр, эстрада, кино өлкәләре, җырчы, актриса, сценарист, режиссер, көйләр авторы – болар барсы да синең һөнәрләрең. Бер кешегә күбрәк түгелме?
– Ничектер шулай килеп чыкты инде (көлә). Беләсеңме, мин кайвакыт бер генә өлкәдә эшләгән кешеләрдән көнләшәм, чөнки алар, бернигә дә карамыйча шул бер эшләрен генә эшләп, башларын авырттырмыйча, бер ноктага бәрә-бәрә нәтиҗә-максатларына баралар сыман. Ә минем болай да, тегеләй дә эшләп карыйсым килә. Ә бит эшлисең икән, әйбәтләп эшләргә кирәк, шуңа кайвакыт ярылып китәсе килә, чөнки бөтен юнәлешкә дә вакыт җиткезеп булмый. Башымда шуның хәтле күп проектлар, сценарийлар, жырлар, планнар – кайвакыт нәрсәдән башларга, нишләргә белми аптырап та калам. Рәсем ясарга яратам, дөресрәге, ярата идем, аңа хәзер гомумән вакыт калмады, анысы пенсиягә чыккач инде… Бер кешегә бу һөнәрләр күп түгел, әгәр вакытыңны дөрес бүлә белсәң. Менә анысына мин әле өйрәнмәгән.
– Кайсы өлкә тулысынча ачылмады, үкенечкә калды?
– Хәзерге тормышка карыйм да, әгәр исән-сау, тыныч кына картлыкка җитәргә мөмкинлек булса, «любой» ачылмаган өлкәләрдә дә ачылып була икән дигән нәтиҗәгә киләм. Әле беркөнне интернетта 73 яшьлек бодибилдерша ханымны күрдем һәм зур теләк булса, барысын да эшләп булганлыгын аңладым. Тик шунысы бар: яшь чакта уйныйсы килгән рольләрне олы яшьтә уйнап булмый, кайбер темаларны җырлап булмый. Калганына әле җитешеп була бугай.
– Ялгыштым, дип үкенгәнең бармы?
– Ялгышкан бар инде, әлбәттә. Ләкин ялгышмыйча үсү дә, аңлау, чыныгу, җитлегү дә юк. Ялгышулар шәхес булып формалашыр өчен бирелгән дип уйлыйм мин. Кайвакыт искә төшереп утырасың да, менә бу хата яхшы сабак булган икән бит, дигән нәтиҗәгә киләсең. Минем тормышта, Аллага шөкер, андый авыр, тормыш үзгәртерлек, начарга илткән ялгышлар булмады, һәм булмасын да инде.
– Быел түгәрәк яшькә җиттең. Ничек каршы аласың? Ниндидер нәтиҗәләр ясалдымы? Гомумән, шау—шулы туган көннәр яратасыңмы?
– Ышанып та бетеп булмый, мин дә шул яшькә килеп җитәм икән бит. Элек 50 яшь ул инде олыгаю кебек кабул ителә иде, ул яшьтәгеләр олы һәм акыллы кешеләр кебек тоела иде. Менә хәзер инде үзем зур да, олы да, ә акыл ягыннан әле үсәсе дә үсәсе (көлә). Нәтиҗәләремә караганда, аның хәтле бернәрсә дә эшләмәгән дә кебек, күбрәк селкенәсе, чабасы, майтарасы, күбрәк эшлисе калган, дигән уй да килә. Чөнки планда әллә нәрсәләр бар иде кебек. Кайвакыт үземә ышанмыйча куркып туктап калганмындыр инде. Үземә таләпләр зур минем, ә бу нык комачаулый. Ә шау-шулы туган көннәрне бик яратам, мина гадирәк, җанга рәхәт, якын кешеләр, мул өстәлләр булуы кирәк. Кунакларым ял итсә, күңел ачса, гомумән, аларга рәхәт булса, миңа да рәхәт була.
– Туры сүзле, буйсынмый торган Ләйсәннең холкы азрак йомшардымы?
– Холкым «пәщти» үзгәрмәде, йомшармады дип әйтә алам. Мин хәзер нәрсәнедер аңлатып, раслап булмаганны аңласам, моңа көчемне һәм нервымны әрәм итмим. Әгәр инде тиешенчә эшләмәсәләр, сүзләрендә тормасалар, анда әйтәм. Чәчрәп чыгам. Шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз инде: үзгәргәнме мин, элеккечә калганмынмы.
– «Быел шуны эшләргә кирәк!» дигән экстремаль теләк—максатың бармы?
– Экстремаль максат? Миндә андыйлар юк бугай, искә төшми. Ну бүген булмаса, иртәгә барлыкка да килергә мөмкин ул.
– Театраль династия вәкиле булу ниндидер кысага кертәме? «Шәхес баласы комплексы» (ул ярамый, бу ярамый, кеше ни әйтер?) бар бит әле, син кичердеңме аны?
– Кертә, әлбәттә, чөнки телимме, теләмимме – мине әти-әни белән чагыштыралар. Исламия-Хәлил Мәхмүтовлар, әлбәттә инде, халыкның йөрәгендә матур, әдәпле, чибәр, тигез пар булып калачак. Балалары да шундый булсын дип көтәләрдер, ләкин мин бит андый түгел, миндә татар-мишәр каны катнашкан, ул янып, дөрләп тора! Кайвакыт: «Ләйсән, үзеңне кулда тот, матур гына сөйләш, интеллигентрак кылан инде», – дип, үземне тынычландырырга да тырышам. Ләкин эчтән нәрсәдер бәреп чыга да, башлана театр… Үзем түгел, ә ниндидер образ барлыкка килә, әйдә әле, болар сүлпән утырмасыннар, уятыйк әле дип, әллә нәрсәләр майтарып ташлый. Чынлап шулай! Нәрсәгә кирәк инде ул миңа, кем белгән… Моны аңлату бик авыр, ләкин мин үзем өчен бер әйбер ачыкладым: әгәр дә кешенең, миңа карап, күңеле күтәрелә, елмая-көлә икән, шоколад яки туңдырма ашагандагы сыман татлы хис тоя башлыйм, ул миңа ләззәт китерә.
Ә менә Лилия апам – әти-әтинең идеаль дәвамчысы. Ул акыллы, фикер сөреше, сөйләү рәвеше нәкъ менә халыкның өметләрен аклый торган. Ә мин әзрәк бүтәнчәрәк шул.
– Тинчурин театры – әти—әниең, апаң театры, андагы хәлләрне күзәтеп барасыңмы? Бүген ул нинди юлда?
– Тинчурин театры эшчәнлеген күзәтеп барам, әлбәттә. Минемчә ул үзгәрде, хәзер стиль, эчтәлек үзгә. Уңышлы спектакльләр дә бар, уңышсызлары да. Монысын касса җыемнары күрсәтә. Әле дә истә: әнинең юбилеен үткәргәндә, режиссер Марсель абый Җаббаров үзләренең ничек гастрольләргә йөргәннәрен сөйләгән иде. Мин аны сәхнә артында елап тыңладым. Безнең әти-әниләр буыны нинди авырлыкларны, юклыкны кичергән икән бит. Дөрес, аларның атларда, тракторларда җимерелә-ватыла йөрүләрен ишеткән бар иде, ә менә мул-ишәкләр белән интегүләре турында шунда беренче ишеттем. Алар театр белән яхшы мәгънәдә авырган, ул яшәсен, үссен, ныгысын өчен көчләрен дә, сәламәтлекләрен дә аямаган. Хәзерге җитәкчелек һәм артистлар шуны онытмасын һәм халыкның иң яраткан театры булу юлында көчләрен кызганмасын иде. Әни вакытында бу шулай иде. Әмма ни кызганыч, бүген ул акыллы сәясәт алып бармау һәм бик үк уңышлы булмаган репертуар аркасында үз тамашачысын югалта. Ә бит театрда никадәр талантлы артист бар. Моны аңлаган кешегә андагы хәлләрне күзәтү бик авыр. Нәрсә җитми инде аларга, хәзер бит бар да бар, бар да җитеш…
– Исламия—Хәлил Мәхмүтовлар рухы сакланамы анда?
– Анысын әйтә алмыйм. Аларны хөрмәт белән искә алалар – анысын күрәм, ишетәм.
– «ЗөЛәйЛә» төркеме оешуга 25 ел тулган. Бүген гастрольгә чыгып китсә, халык җыя алачак бит, шундый планнарыгыз юкмы?
– Хәзер гастрольләр оештыру бик кыен, ә менә ниндидер проектларда катнашырга була. Хәзер туксанынчы елларны искә төшерү модага кереп бара. Шундый проектларда, концертта, дискотекаларда катнашырга була. Юбилейларга да чакыралар.
– «Уеннан уймак» сериалын (авт. – Ләйсән Мәхмүтова) искә төшерик әле. Яңа сезон төшерелә башласа, сценарие көчәнеп язылган бөтен сериалларны бәреп егар иде. Исламия—Хәлил Мәхмүтовларны искә алу да булыр иде.
– «Уеннан уймак» сериалының дәвамын уйлап чыгарган идек без, ләкин пандемия планнарны бозды. Килеп туган вазгыятьтә сценарийны ничек, кайсы якка үзгәртергә белмичә тукталып калдык. Хәзер инде кысалар тагын да кысыла төште. Ул сериалның дәвамын сораучылар бик күп, рус сериалы «Сваты» кебегрәк эшләгез дип тә тәкъдим иттеләр. Дөресен әйткәндә, андый фикернең башка да килгәне юк иде. «Уеннан уймак»ны ул кадәр яратып карыйлар дип тә белмәдем. Без бик риза аны дәвам иттерергә. Ләкин…
– Тормышта төп таянычың кем?
– Ахыргы нәтиҗәнең бик яхшы булуын телисең икән, үзеңә таян һәм үзең эшлә. Ләкин моның өчен тылыңның ныклы булуы кирәк. Минем тылым, терәгем – гаиләм. Ирем, улларым, Лилия апам, Ренат җизни, якын кешеләрем. Алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Бер баш әйбәт, биш баш тагын да тагын да әйбәтрәк бит.
(Кыскартып алынды)
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев