«Лафа мөселман ирләренә!»
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Россия мөселманнарының Диния нәзарәте күпхатынлыкны рөхсәт иткән, дигән фикерне укыдым да, сүзсез калдым әле, кызлар. Мондый никахларны уку шартларының берсе – ирнең барлык хатын-кызларга гадел һәм тигез мөнәсәбәттә булуы. Ир-ат беренчесенә икенче хатын белән яңа никах укырга ниятләве турында хәбәр итәргә тиеш була. Әгәр икенче хатын моның белән килешергә әзер булмаса, ул никахны өзүне таләп итә алачак, ди. Менә сиңа мә! Димәк, хатыны риза булмаса, талак кычкырып аерып җибәр дә, яшьрәк хатын ал, аннары тагын да яшьрәккә күзең төшсә, тагын шулай ит... Бупчим, лафа мөселман ирләренә!
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев