Лаеклы ялда икенче тормыш башлана
Районыбызның күп кенә авылларында йөреп, мондый ишегалды күргәнем юк иде әле. Күп хатын-кызларның хыялындагыча – ямь-яшел чирәм, аллы-гөлле чәчәк түтәлләре, ял итәр өчен урындык һәм җимешләре кып-кызыл булып пешеп утырган алмагачлар. Бу хуҗалыкта чәчәкләр капка төбеннән үк каршы ала, ә хуҗалары, шушы гүзәллекне булдырып яшәүчеләр, күркәм гаилә – Рушания һәм Рәшит Яруллиннар.
Бу юлы без Мулла Илендә кунакта. Ике катлы зур йорт авылга кергәндә үк үзенә җәлеп итеп тора. Шуның кадәр иркенлектә урнашкан ул, иң беренче карашка биредә күпләп кош-корт, мал-туар асрыйлар дип уйлап та карамыйсың. Чөнки шәһәрчә генә яшәп яткан шушындый хуҗалыкта йорт хайваннарына бөтенләй урын юк кебек. Ялгышканбыз, тырыш кешенең барысы да тәртиптә һәм һәрнәрсәгә җитешәләр дә.
Рәшит абый Мулла Иле егете, Рушания апа исә күрше Кайбыч районының Борындык авылыннан. Күп кызлар кебек, яшь вакытта кунакка кайтып, гомерлек юлдашын биредә очрата ул. Танышу мизгелләрен бүгенгедәй хәтерлиләр.
– 31 май киче... Клубта «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектакле бара, ишектән килеп керүгә күзем аңа төште. Шул кичне үк таныштык, озатып кайттым. Тимерне кызуында тоттым, 4 ай очрашып йөргәннән соң, гаилә кордык. Ул чакта бик матур идем инде үзем дә, – дип хатирәләре белән уртаклаша Рәшит абый.
Ышанам, чынлап та чибәр булгансыздыр, хәзер дә ничава әле сез, шулай булмаса, Рушания апа сигез ел очрашып йөргән егете белән араларны өзеп, Мулла Иленә килен булып кайтыр идеме икән?! Язмыш диген инде...
Рушания апаны Идел аръягы авылларында яшәүчеләр яхшы беләдер мөгаен. Ул 38 ел Норлат дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Рәшит абый «зерноток»та склад мөдире, соңрак «Красный Восток»та малларны тукландыру буенча менеджер була, гомуми хезмәт юлы – 42 ел. Бүген инде икесе дә лаеклы ялда, тормышның тәмен татып яшәүләре.
Эштән туктагач, үзенә бер төрле икенче тормыш башлана икән, тынычланып калгандай буласың. Дөньяга башка күзлектән карыйсың. Бакчага, йортка вакыт күбрәк кала. Ашыгасы юк, рәхәт, шөкер. Күпләп казлар үстерәбез, үрдәкләрне урнаштырдык инде, өченче партия бройлерларыбыз өлгереп килә. Кошларыбыз күчтәнәчкә дә «оча», кирәк кешегә сатабыз да, – ди Рушания ханым.
Яруллиннар гаиләсе бер кыз һәм ул тәрбияләп үстерә. Икесе дә бик җитди һөнәрне сайлый – теш табиблары. Мулла Иле мәктәбен уңышлы тәмамлаган Рәмил белән Рания табиб булырга хыяллана һәм теләкләрен тормышка ашыра да. Рания Рәхмәтуллина бүген Яшел Үзән стоматология поликлиникасында стоматолог-терапевт, яшел үзәнлеләрнең тешен дәвалый. Рәмил исә стоматолог-хирург булып шәхси клиникада эшли. Киләчәктә үзенекен булдырырга тели. Әмма зур максатлары чынга ашмый кала... «Рәмил үлде» дигән хәбәр аяз көнне яшен суккандай була.
Язманың дәвамын "Яшел Үзән"нең 62нче санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев