Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Көзге юллар куркыныч

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегеннән безгә хәбәр итүләренчә, Яшел Үзән районы һәм шәһәре территориясендә 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр балалар арасында юл-транспорт травматизмы профилактикасына юнәлтелгән «Көзге каникуллар» киң масштаблы чара үткәрелә.

Агымдагы елның 9 аенда республика юлларында балалар катнашында 474 ДТП булып, аларда 10 бала үлгән һәм 491е травмалар алган.

Яшел Үзәндә 12 ДТПда 2 бала үлсә, 10сы җәрәхәтләнгән.
Бу хәлнең киеренкеләнүнен истә тотып, балалар күп йөри торган урыннарда тикшерүләр уздырыла. Балаларның автомобильләрдә махсус җайланмаларда йөрү-йөрмәве, җәяүлеләр чыга торган урыннар аеруча игътибар үзәгендә булачак. Шулай ук полицейскийлар  яшь инспекторлар отрядлары, «Ата-аналар патруле» инициатива төркеме, ата-аналар комитетлары, педагоглар, «Россия укучылары хәрәкәте» җәмәгать оешмасы белән берлектә дә эшлиячәк. Болар белән бергә мәгариф учреждениеләрендә  әңгәмәләр, лекцияләр уздырыла. Ә тематик лекцияләрне  автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда уздыру планлаштырыла.
Көн яктылыгы кыскарган һәм һава торышы бозылган  бу чорда юлларда бик сак булырга кирәк.

Юлия Леонтьева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев