Көзге ярминкәләр башлана СөбһанАллаһ, быел бакчада җиләк-җимеш, яшелчә ишелеп уңды
Аеруча бәрәңге! Бакчасы булмаганнар кышка запас туплар, ә авыл эшчәннәре байлыгын урнаштыру өчен ярминкәләрнең башлануын зарыгып көтә. Укучыларыбызны тизрәк шатландырырга ашыгабыз.
Быел Яшел Үзәндә традицион көзге ярминкәләр 22 сентябрьдә башлана. Бу турыда ЯҮМР башкарма комитетының карары чыкты. Ярминкә мәйданы итеп «Табигать байлыклары» колхоз базары (Карл Маркс урамы, 39нчы йорт) билгеләнде. Сәүдә биредә 9дан 17 сәгатькә кадәр барачак. Мәйданнарда барлыгы 40 сәүдә ноктасы урнашыр дип планлаштырыла.
Яшел Үзәндә сезонлы ярминкә 1 декабрьгә кадәр барачак. Рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев