Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күзгә күз: без иминлек өчен!

Шәһәрнең 1нче лицеенда кызыклы һәм хәзерге вакытта бик актуаль чара булып узды. Шәһәр җитәкчеләре, ЮХИДИ бүлеге вәкилләре район һәм шәһәр мәктәпләре укучылары катнашында «Юл куркынычсызлыгы проблемалары мәктәп укучылары күзлегеннән» дигән темага «Түгәрәк өстәл» үткәрде.

Аның максаты булып юл хәрәкә тендә катнашучыларның хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү, закон тыңлаучан гражданинның уңай образын формалаштыру, юл хәрәкәте иминлеге проблемалары буенча уртак карарлар булдыру (администрация һәм укучылар җәмәгатьчелеге) торды.

Әлеге проблеманың югары иҗ тимагый әһәмиятен исәпкә алып, алтынчы глобаль юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы һәм «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы кысасында без актив укучыларга юл куркынычсызлыгы проблемаларын карарга тәкъдим иттек. Безнең балаларны нәрсә борчый, шәһәр һәм район юлларында иминлек ягыннан алар нинди проблемалар күрә? Юл-транспорт мохитендә өлкәннәрнең игътибарын нәрсәгә юнәлтергә кирәк?

Әлеге проблеманың актуальлеге һәм практик әһәмияте күренеп тора. Балалар бик актив булды. 1нче лицейдан Панфилов Данил юл хәрәкәте кагыйдәләренең ничек барлыкка килүе тарихына кыскача экскурсия ясады. 7нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Зарубин Данил, куркынычсызлык мәсьәләсен җентекләп өйрәнеп, «Боз сарае» һәм «Метеор» бассейны янында светофор объектын урнаштырырга тәкъдим итте. Васильевоның 2нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Смагин Никита мәктәп терри тория сен дә велопарковка мәсьә ләсен күтәрде. 1нче һәм 14нче лицейлар, Осиновоның В.В. Карпов исе мен дәге лицее укучылары да мәктәп яны җәяүлеләр кичүләренең рациональлеге буенча тикшерү уздырып, аларны төзекләндерүнең үз вариантларын тәкъдим итте. 1нче лицейдан Тарасова Полина, дөньяның төрле илләрендәге юл хәрәкәте кагыйдә ләреннән кызыклы фактлар белән уртаклашты. Васильевоның 3нче мәктәбеннән Хәлиуллин Риназ, үз мәктәбе янында юл билгеләре кую турында үтенеч белән чыкты.

16 яшьтән машина йөртү танык лыгын бирү турындагы мәсьәлә тирәсендә актив дискуссия булды. 16нчы мәктәптән Валерия Романова автошәһәрчек һәм велосипедны фигуралы йөртү өчен мәйданчык кирәклеге, «Халык контроле», «Халык инспекторы» һәм «Яшел Үзән ЮХИДИ» телеграмм-каналы, @gibddZelenodolskBot автомат телеграмм-каналы һәм тер кәлгән фото-видео-хокук бозуларны алга таба файдалану мөмкинлеге турында кызыксынды.

Моннан тыш, балалар Яшел Үзән муниципаль районының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе кебек коллегиаль хакимият органының нинди мәсьәләләрне хәл итүе, ни өчен кирәк булуы турында белде. «Юл хәрәкәте иминлеге» танып-белү мәгълүмати фильмы ДБУ мөмкин лекләрен күрсәтте. Шулай ук балалар ЮХИДИ бүлекчәсе эше турында күп яңалык белән танышты, чөнки аларның күрсәтмә чыгышлары юл-патруль хезмәткәрләре хезмәте кысаларында гына булды.
Очрашу балалар өчен дә, хакимият вәкилләренә дә файдалы булгандыр дип уйлыйм.

Соңыннан хакимият вәкиле Александр Старостин, барлык яңгыраган тәкъдимнәр, кисәтүләр каралачак, өйрәнеләчәк һәм аларның мөһимнәре тормышка ашачак, дип ышандырды.

Зөлфия Шакирова,
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның
Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев