Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Кызым, сиңа гомер бүләк итә алмадык...» (тормыштан)

«Менә кызым, үзеңне кочагыма ала алмасам да, кабер ташыңны кочып барам… Әтиең кроватең урынына, матур итеп эшләнелгән чардуганыңны корырга бара.. Сиңа гомер бүләк итә алмадык... Хәзер шушы чардуганнан кала берни дә бирә алмыйбыз… Син безнең догаларда кызым».

– 1 майда Тырышта тагын бер гадәт бар диюем, ул – зиарат кылу. Бөтен җан-тәслим кылган туганнарның каберен чистарту. Ул көнне Гүзәлгә дип әзерләнгән чардуганны да куеп кайттык. Аллаһ разый булсын. Догалар укыдык. Ильгизнең Нурания әбисе янында ышыкланып яткан кебек гел. Гүзәл 03.01 китсә, Нурания әби 09.01 киткән иде. Ниндидер бәйлелек тә бар кебек тойдым.

30 яшемдә инде бала газабын күреп, тоеп, каберенә зиарат кылып яши башладым. Рухы шат булсын, оҗмах кошы булып, бер авыртусыз булсын. Алмагач та, яңа бөреләре чыкса да, үлгән, каралган алмасын саклап калган. Кешенең дә яңа тормышы башланса да, искеләре, яралары йөрәк түрендә саклана...

Бала югалту ачысы беркемгә дә насыйп итмәсен. Безгә булган изге теләкләрегез, савап булып барсын – дип яза Эльвина Шәмсетдинова.

Язмышлар

Фото: видеодан скрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев