Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кызым килен буларак хезмәтче ролен үти

Исәнмесез хөрмәтле редакция!

Газетагызны көтеп алам, кич рәхәтләнеп, эштән бушагач, җәелеп китеп укыйм. Бөтен арганнарым юкка чыга, урыны белән көлеп, уйланып та куям. Аеруча «Әйтәм әле!», «Хат килде» сәхифәләрен, авыл яңалыкларын, аның күркәм кешеләрен яратып укыйм. Бу юлы үзем кулыма каләм алырга булдым әле. Бәлки киңәш бирүче табылыр.

Ирем белән авылда яшәп, ике бала – бер кыз, бер ул тәрбия­ләп үстердек. Төрле чак булды, иремә колхозда акча бирмәгән вакытларда аеруча авыр иде. Шул мал-туар асрап, сөт ризыкларын базарга барып сатып, ничек тә кешедән ким-хур яшәмәскә, балаларны үстерергә тырыштык. Алар да хезмәт белән тәрбияләнде, кечкендән сыерын да сауды, печәнен дә җыешты, бакчадагы гектарлаган җирне дә эшкәртте. Кыскасы, төш җиткәнче иркәләнеп йоклап ятарга мөмкинлекләре булмады.

Хәзергеләрнең генә ул рәхәт, төн буе телефонда утыралар да, ярты көн буе йоклыйлар. Эшләргә бер гамьнәре юк.

 

Кызым мәктәпне яхшы гына тәмамлап Яшел Үзән медицина көллиятенә укырга керде, улым хәрби бурычын үтәп кайткач, Казанга китеп урнашты, юл хезмәтендә эшли. Улым әле өйләнмәгән, яхшы, тәртипле кыз очрасын иде дип телибез инде. Ә кызым тормышка чыкты, күрше авыл егетенә.


Балалар өчен кечкенәдән борчыласың бит инде ул. Йә авырып китәләр, йә башкасы дигәндәй. Иң авыры үз канатың астыннан чыгарып, олы тормыш юлына озаткач башлана икән. Кызлар өчен бигрәк тә ут йотасың. Нинди гаиләгә килеп эләгер, аны анда ничек кабул итәрләр, яратырлармы, ире кешелекле булырмы? Алар кичен клубта танышты, шуннан соң Рамил кызым янына атна саен диярлек килеп йөрде, Яшел Үзәндә дә очраштылар. Шулай бер еллап аралашканнан соң, кызыма тәкъдим ясады. Бу вакытта Раилә поликлиникага эшкә урнашкан иде инде. Акыллы, төп фикерле егет булуын белгәч, без дә каршы килмәдек. Ике як бергә кушылып, кафеда туй ясадык.

Яшьләр беренче фатир снимать итеп торса, аннан ипотекага ике бүлмәлене алды. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм итеп тордык. Кызым күбрәк ире ягына кайтып йөрде. Безгә шул зур эшләр булганда булышырга яисә кайтканда, киткәндә генә кереп чыгып йөриләр. Без дә әтисе белән кайнана янына кайт, булыш, эшлә, битебезгә кызыллык китермә, дип гел тукып тордык. Кызым шулай итте дә, гел алар ягына кайтып, иртә яздан яшелчәсен утыр­тып, өйләрен юып, печәннәр җыешып, кырып-себереп эшләп торды. Мин дә бу гамәлен хупладым гына. Эшләп берәүнең дә үлгәне юк әле! Бер-бер артлы ике балалары туды. Бәләкәчләр кечкенә булганда да авылга юлны суытмадылар. Безнең өчен ике якны да тигез күреп яшәүләре мөһим иде.


Кодагыйларның икенче уллары өйләнгәч, хәл үзгәрде. Яшь киленнән дә кадерлерәк кеше булмады. Бик сирәк кенә кайтып йөрделәр, әти-әнигә булышырга атлыгып тормадылар. Кайтсалар да шул күчтәнәчен, бәрәңгесен төяп китәргә генә кайта торган булдылар. Бала тапкач та, аның бит әле сабые бәләкәй, авылда салкын тияргә, өзлегергә мөмкин дигән төрле сәбәпләр табып, якларга тырыштылар. Кызымның күңеле сүрелде, никтер бик «обидно» була башлады.

Ничә еллар, рәтле-башлы туган йортына, әти-әнисе янына кайтмый җир җимертеп эшләгән килен хезмәтче ролен үтәгән булып чыга түгелме соң? Бөтен ярдәм икенче уллары гаиләсенә булуын кызым күреп һәм белеп тора. Менә шунысы күңелемне телгәли. Инде ире Рамилнең дә күңеле сүрелде. Шуңа аптырыйм, ул ике баланың икесен дә тигез күреп булмыймы икән соң?! Ике генә бөртек бит инде алар, 12 түгел. Хәер аның кадәр булса да, үзең баккан балаларны аерып булмас иде. Инде аптырадым, кызыма да ничек итеп киңәш бирергә белмим. Анда кайтып йөрмә дип, кырт кисеп әйтер идем, араларны бозармын дип куркам.

Баламны башкалардан кимсеттерәсем дә килми. Менә бу очракта нинди киңәш бирер идегез икән? Бәлки безнең хәлдә калган гаиләләр бардыр.

Исемем редакция өчен генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев