Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кызылармияченең туганнарын эзлиләр

Яшел Үзән эзтабарлары 1941-1945 еллардагы Икенче Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булучылар, хәбәрсез югалучыларга кагылышлы эзләнүләр буенча гаять зур эшләр башкара.

Шундый эзтабарларның берсе – якташыбыз Рәхимулла Гарифуллин сугышта катнашучыларның исемнәрен, күмелгән урыннарын һәм башка мәгълүматларны ачыклауга үз өлешен кертә.

Бу юлы алар 1913 елда Яшел Үзән шәһәрендә (Төзүчеләр урамындагы 125нче баракның 35нче бүлмәсендә яшәгән булуы ихтимал) туган, кызылармияче Габбас Ибраһим улы Зәйнетдиновның Яшел Үзән шәһәрендә яисә Норлат авылында яшәүче туганнарын эзләү белән мәшгуль.
Габбас Зәйнетдинов, архив документларына караганда, Норлат районы хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән. Аның 125нче укчы дивизиянең 657нче укчы полкында, 13нче укчы дивизиянең 14нче мотоукчы разведка полкында хезмәт иткәнлеге билгеле. Каты бәрелешләрдә авыр яраланган һәм 2015нче эвакуа ция госпиталендә алган җәрәхәтләреннән үлгән. Аның җирләнгән урыны билгеле: Ленинград шәһәре, Пискаревск зираты, 1942 елның 26 феврале.

Туганнарының «Яшел Үзән» газетасы аша эзтабар Рәхимулла Гарифуллинга мөрәҗәгать итүләре сорала. Аңарда бу кызылармиячегә кагылышлы мәгълүматлар һәм табылдыклар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев