Кыяр уңышын арттыру серләре
Кыярыгызның беренче чын яфраклары чыктымы? Тукландыра башларга ярый дигән сүз.
Кыяр барлык яшелчәләр кебек, органик ашламаны ярата. Иң яхшысы сыер тизәге (1:10) яки кош тизәге (1:25). Үсемлек ашламаның артык зур концентрациясен яратмый, шуңа күрә ике атнага бер тапкыр аз-азлап тукландыру яхшы. 10 литр суга 30-40 г комплексы ашлама җитә. Кыярлар күренә башладымы? Ашламаны курыкмыйча ике тапкыр арттырырга була. Кайбер бакчачылар 15 көнгә бер тапкыр кыярга әчегән сөт яки аскорбиновая кислота (5 литр суга 1 төймә) бөрки.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев