Кытайда үпкә ялкынсынуыннан үлүче кешеләрнең гомуми саны 80 гә җиткән
Узган тәүлек эчендә Кытайда коронавирус дип аталган, яңа типтагы пневмониядән 24 кеше үлде, үлгәннәрнең гомуми саны 80 кә җитте, дип хәбәр итте КНР сәламәтлек саклау эшләре буенча дәүләт комитеты.
Үлем-китемнең яңа очраклары Хубэй провинциясенә туры килә, аның административ үзәге Ухань авыруны тарату үзәге булып тора.
Бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, илдә яңа төр коронавирус белән зарарланган кешеләр саны 2794 кешегә җиткән.
Илнең материк өлешеннән читтәге территорияләрдә, әйтик, Гонконгта авыруның сигез очрагы, бишесе - Макаода, дүртесе - Тайванда табылган.
Моннан тыш, Кытай дәүләт сәламәтлек комитеты мәгълүматлары буенча, авыруның җиде очрагы Таиландта ачыкланган, дүртесе - Австралиядә һәм Сингапурда, өчесе - Япониядә, Көньяк Кореяда, АКШ, Малайзия һәм Франциядә, икесе - Вьетнамда, берсе - Непалда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев