Кытай хакимияте коронавирустан вакцина ясалуын белдерде
КХРның Мәскәүдәге илчесе Чжан Ханьхуэй Кытай галимнәре коронавируска каршы торучы вакцина уйлап табулары турында сөйләде. Дөрес, аны әле эшләп бетерәчәкләр һәм тест аша үткәрәчәкләр. Кытай хакимияте Covid-19 эпидемиясенең якын арада җиңеләчәгенә ышана, дип өстәде илче.
Аның сүзләренчә, авыруның эпицентры булган Хубэй провинциясеннән тыш, башка провинцияләрдә һәм шәһәрләрдә февраль ахырына нормаль тәртип торгызылачак.
Күпчелек провинцияләрдә һәм шәһәрләрдә инде 18 көн рәттән йоктыру очраклары кимүе күзәтелә:
Чжан Ханьхуэй шулай ук Пекин Мәскәүгә ярдәм иткәне өчен рәхмәтле һәм вирус таралуга каршы бергәләп көрәшергә әзер булуын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев