Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыштан соң чәчләрне ничек ныгытырга?

Яз исе килә... Гүзәл затларыбызның тагын да матуррак күренәсе килә башлый. Бүген чәчләрне ныгыту турында сөйләшәбез.

Салкыннан көннәрдән соң һәм кап-кайнар батарейлы биналардаа яшәгәннән соң, чәчләрнең торышы үзгәрә, сәламәтлекләрен югалта. Шуңа күрә барлык хатын-кызлар да мондый проблемалар белән очраша. Чәч корый, кибз, сынучан һәм коелы. Нишләргә соң? Яраткан чәчәләребезгә өй шартларында да ярдәм итәргә мөмкин.
Иң мөһиме - чәчне дөрес юу. Моның өчен шампунь сатып алганда этикеткада сульфат һәм силикон дигән сүзләр булмасын. Юынганда сульфатларның күбек чыгаруын һәм шул ук вакытта баш тиресен бик нык киптерүен күпләр белми.

Майлы чәчләргә: чәй кашыгы теләсә кайсы үсемлек маена йомырка сарысын болгатыгыз һәм бер-ике тамчы кастор мае өстәгез. Әзер масканы чәчегезгә сөртеп, 20-25 минут тотыгыз. Аннары чәчегезне шампунь белән яхшылап юыгыз һәм алма серкәсе кушылган су белән чайкагыз. Чәчегез тиз майланмас һәм чиста булыр.
Коры чәчләргә: Әгәр сезнең чәчегез, киресенчә, коры булса, сезгә зәйтүн һәм кастор мае кулланып битлек (аш кашыгы) ярдәм итәр. Аны баш тиресенә сөртеп, 15-20 минутка калдырыгыз, шуннан соң чәчегезне юыгыз.

Катнаш чәчләр: Ә менә катнаш яки нормаль типтагы чәч бу чорда аеруча интегә. Алар проблемалы рәвештә тарал, очлары икеләнә, тамырлары майлы булып күренә, ә очларына, киресенчә, бик коры булып тоела. Мондый чәчләр өчен өй битлекләренә кирәкле иң популяр компонентлар - чи йомырка, зәйтүн, әрекмән (репейный) һәм башка үсемлек майлары, бал, сөт продуктлары. Алар үзләренең туклыклы һәм тернәкләндерүче тәэсирләре әйбәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев