Кырымда дулкын ике баланы ачык диңгезгә алып кереп киткән
Кичә иртән 4 яшьлек малай һәм 5 яшьлек кыз пляж буенда күпертелгән матраста йөзгән була.
Кинәт көчле җил күтәрелә һәм балаларны ачык диңгезгә алып кереп китә.
Җинаять эше кузгатылган, полиция югалган балаларның гаиләләрен тикшерә.
Соңрак тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, кичә Кырымда ачык диңгездә югалган балаларның гәүдәләрен тапканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев