Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыю патриот кына участковый була ала

Үзебезнекеләр өчен тавыш бирик!

11 сентябрьдән Татарстанда Россия Эчке эшләр министрлыгының «Халык участковые – 2022» Бөтенроссия конкурсының беренче этабы башланды. Ул быел уникенче тапкыр уздырыла.

Конкурс халыкның полиция хезмәткәрләренә ышаныч дәрәҗәсен арттыруга, хезмәт абруен күтәрүгә һәм полиция нең участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга ярдәм итә.
Беренче турда илебезнең барлык шәһәрләрендә, ра йоннарында һәм авылларында хезмәт итүче, конкурс шартлары критерийларына туры килгән участок полиция хезмәткәрләре катнаша.
Конкурсның беренче этабында катнашучыларның анкеталары Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак. Республикабызда яшәүчеләр 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр, алар фикеренчә «халык чан» дигән югары исемгә лаек булырлык үз районнарының полиция участок уполномоченныен онлайн-тавыш бирү юлы белән сайлый алачак.
2022 елның 7-16 октябрендә онлайн-тавыш бирү барышында конкурсның төбәк этабы җиңүчесе сайланачак һәм ул Бөтенроссия этабында катнашачак.
Конкурсның беренче һәм икенче этабында халык тавыш бирү Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның рәсми Интернет-сайтында (16.мвд.рф) бара. Моның өчен сезгә «халык чан» исеменә лаек дип санаган участок полиция хезмәткәрен исемлектән табарга һәм «тавыш бирергә» төймәсенә басарга кирәк.
Яшел Үзәннән әлеге халык чан бәйгедә ике участковый катнаша. Таныш булыгыз, менә ул кыю ватанпәрвәр райондашларыбыз:

Илшат Гомәр улы Сәлахиев – полиция майоры. Зеленодольск районы буенча Норлат полиция бүлегендә эшли. Эчке эшләр органнарында 2010 елның июненнән бирле. 43, 44нче номерлы административ участокларга кергән Идел аръягындагы 23 авылга (3817 кеше яши) хезмәт күрсәтә. Гаиләле, ике бала тәрбиялиләр. Агымдагы елның 8 аенда Илшат Сәлахиев карамагындагы учас токларда барлыгы 12 җинаять кылынган, алтысы ачылган, 53 административ хокук бозуларга юл куелмаган.
Рәмис Рәис улы Җамалдинов – полиция ма йоры. Зеленодольск полиция бүлегендә эшли. Эчке эшләр органнарында 2010 елның октябреннән бирле. Районыбызның 30нчы номерлы админис тратив участогына кергән Әйшә, Ильинский, Кызыл Яр, Нарат, Сафоново, Успенка торак пунктларында яшәүче 5239 кешегә хезмәт күрсәтә. Өйләнгән, гаиләдә бер бала тәрбиялиләр. 2022 елның сигез аенда Рәмис Җамалдинов карамагындагы участокта 24 җинаять кылынган, шуларның 15е ачылган, 68 хокук бозуга юл куелмаган.

Хәзәрге вакытта көндә участковыйлар җитешми. Чөнки андый җаваплылыкны үз өстенә алырга атлыгып торучылар юк дәрәҗәсендә. Ә инде бүгенге көндә эшләүчеләрне чынлап та кыю һәм «халык участковые» дип әйтерлек. Авыр, кешеләр бер-берсенә арты беләнрәк торган заманда яшибез, шуңа тәртип һәм хокук саклаучыларга эш җитәрлек, артыгы белән! Бер участковый ничә авылга хезмәт күрсәтә!
Әйдәгез, хөрмәтле райондашлар, Илшат белән Рәис өчен тавыш бирергә өч минут вакытыбызны кызганмыйк, алар «Халык участковые» исеменә бик тә лаек!

МИНИСТЕРСТВО ВНУТРЕННИХ ДЕЛ ПО РЕСПУБЛИКЕ ТАТАРСТАН

МИНИСТЕРСТВО ВНУТРЕННИХ ДЕЛ ПО РЕСПУБЛИКЕ ТАТАРСТАН16.мвд.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев