Квартирант иде, ирем булды
...Хат итеп язып утырасым килми, сөйләгәннәр буенча үзегез язасыз бит сез, минекен дә кирәк санасагыз, бастырырсыз. Нигә шалтыратам: кызлар, әти-әниләрегез янында озак торсагыз, ирсез каласыз, диясем килә. Ничек булса да аерым яшәргә тырышыгыз. Менә бүгенге көндә мин бәхетле һәм шатлыклы мизгелләрне каршыларга җыенам...
Әти-әниемне бик каты яратам. Алар минем шундый әйбәтләр, йомшак күңелле, ярдәмчел, кайгыртучаннар. Артык кайгыртучан! «Камилә, кызым, башыңа ки, бүген салкынча», «балакаем, ятып укыма, күзеңне бозасың»... Гел-гел: «Кызым, эшеңдә артык тоткарланма, кичләрен урам тулы хулиган, Аллаһ сакласын!» яки «Камилә, балам, төнгә каршы кофе зарарлы, әнә бал бутап сөт эч лучше...» кебек һәр адымны өйрәтеп торуларны ишетеп, әкренләп акылдан шашып була.
Егерме җиде яшемә җиткәч, әти-әниемнең мондый иркен суларга да ирек бирмәүче кайгыртучанлыгы мине буа башлады. Һәм үземә аерым торак булдырырга бик тә, бик тә кирәклеге турында уйлый башладым. Фатирларын васыять итеп калдырырлык әби-бабайларым юк (әтием дә, әнием дә авылдан), димәк, бер генә юл кала – сатып алырга. Ә заводның бер бүлегендә урта звено хезмәт хакына менеджер булып эшләүчегә фатир сатып алырлык акча каян килсен? Әлбәттә, кредитсыз булмый инде. Шуның кадәр аерым яшисем килде, финанс кабаласына керүдән дә курыкмадым, хәтта. Минем мондый адымга баруыма әти-әни аптырады, елашып та алдылар.
Әмма минем: «Әгәр дә сезнең янда яшәсәм, мәңге онык сөя алмаячаксыз», – дигән катгый сүзләремнән соң, фатихаларын бирделәр.
Башта бер бүлмәле генә булса да ярар дип уйлаган булсам да, икелене алдым. Бик удачно килеп чыкты, башка шәһәргә күченеп китүчеләр барлык җиһаз-мебельләрен дә калдырды. Кайф бер ай дәвам итте, ә аннары кредит түләгәннән соң калган хезмәт хакына яшәү мөмкин түгеллеген аңладым. Яшисең инде, әмма бик авыр. Такы-токы ашарга көчкә җитә, кием-салым, күңел ачу турында уйларга да юк.
Үземнең финанс ярлылыгымны урамда классташым Зәринәне очраткач бигрәк каты тойдым. Кочаклашып күрешкәч, базар янындагы пиццериягә алып кереп китте. Ә минем ашарыма көнгә нибары өч йөз сум бүлеп куелган һәм бер тиен дә артык юк. Әгәр дә анда мең сум туздырсам, өч көнгә тешләрне киштәгә куярга кирәк. Зәринә укыганда да зирәк иде, хәзер еллар узу белән, күрәсең, күрәзәчелеге үк ачылган. Акча ягым кысан булуын шунда ук сизеп алды.
– Әйдә, әйдә, үзем түлим. Әле мондый хәлгә ничек төштең соң, озаккамы?
– Уйларга да куркам, унбиш елга!
– Кредиткадыр инде...
– Әйе инде, ике бүлмәлене алдым. Ә хәзер итәк тә кимим, капрон колготкига акча җиткереп булмый, – дидем мин, авыр сулап.
– Нигә яныңа квартирант кертмисең? Кирәк-яракларыңа җитәрлек акча кереп торыр иде.
– Бу уй башыма да килмәгән иде әле. Куркыта да, аферистлар белән дөнья тулы!
– Минем ике туган абыема заводта яхшы эш тәкъдим иттеләр, ул урнаша ала синең ул бүлмәңә, эзләп тә йөрисе булмый, бигрәк яхшы.
– Бөтенләй ят ир кеше белән бер түбә астындамы? – дидем мин аптырап. – Белмим инде...
– Нәрсә белмисең инде, нәрсә белмисең! – дип туздырып ук атты Зәринә, – акча кирәкме сиңа, юкмы? Башкаларга караганда күбрәк тә түли ала әле, ул югары квалификацияле программист, заводта яңа программа урнаштыралар.
Бер атнадан Марат, мин үз хыялымда баланыкы итеп билгеләп куйган бүлмәгә урнашты. Барлык программистлар кебек үз дөньясында яшәүче, бик аз сүзле, утыз биш яшьлек ир-ат. Үз дулкынындагы кеше булуына карамастан, артыннан савыт-сабасын юарга һәм утларны сүндерергә онытмый. Тагын бер плюсы – өйгә йокларга гына кайта.
Башта ул һәм аның тормышы мине бөтенләй кызыксындырмады, ә аннары... Бер түбә астында яшибез бит все-таки, димәк бөтенләй дә чит кешеләр түгел. Марат кытай токмачы һәм бутербродлар белән генә туклана (бәлки көндез завод ашханәсенә йөридер). Мин дә деликатеслар белән сыйланмыйм анысы, әмма ашарга пешерәм. Әни тәрбиясе. Квартирантымны кызганып, үзем пешергәнне тәкъдим итә башладым, классташымның туганы все-таки, яхшы түгел. Ул да баш тартмады һәм уртак «казанга» азык-төлек сатып ала башлады. Үз керләремне юганда да, нәрсә инде, кул белән ышкымыйм бит, аныкыларны да машинкага тыгып җибәрәм.
Ә ул чүп чыгаруны үз өстенә алды. Маяковский язган бит әле «Любовная лодка разбилась о быт…» дип, тик безнең Марат белән киресенчә килеп чыкты: уртак көнкүреш мәшәкатьләрдән хисләр үсеп чыкты. Ул ничектер әкренләп үсте, икебезнең беребез аны сизмәдек тә. Аннары Марат отпуск алды һәм өенә, Питербургка кайтып китте. «Миннән өч атна ял итәрсең», диде.
Кеше белән яшәргә өйрәнәсең икән ул, Марат кайтып киткәч шундый күңелсез булып калды. Шулай булыр дип шикләнгән идем, әмма өзелепләр сагынырмын дип башыма да килмәгән иде. Ашыйсым да килми башлады хәтта, ун көн эчендә өч килога ябыктым. Унберенче көндә фатирга Марат кайтып кермәсенме!
– Берәр нәрсә булдымы әллә, эшеңнән чакырттылармы? – дидем мин шатлыгымнан биердәй булып.
– Просто... өйгә тартты.
– Мин иртәгәдән отпускта, – дип хәбәр иттем, шатлыгымны күрсәтәсем килмичә нишләргә белмәгәннән.
– Минем дә ун көн калды әле. Әйдә кая да булса барабыз!
– Сине бит өеңә тарткан...
– Мине сиңа тартты! Һәм тарта! Бар көченә!
Мин аның күзләренә карадым. Юк, алдамый! Менә ничек килеп чыкты…
...Без Марат белән ул яшәгән бүлмәгә ремонт ясадык. Зәңгәрсуырак төсләр кертеп... Чөнки тиздән улыбыз туачак!
Менә тормыш борылышларында шундый сюрпризлар әзерләп куя икән ул. Мин бик бәхетле! Теге юлы Зәринәне базар буенда Аллаһ Тәгалә үзе каршыма чыгаргандыр, мөгаен…
Редакциягә шалтыратып, шундый шатлыгы белән уртаклашучы райондашыбыз Камиләгә рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев