Күршемне көчләүчедән коткардым
Ир кешенең кулында пычак иде һәм ул аны Галия апаның муенына терәгән, тегесе каршы торырга яки ярдәмгә кемне дә булса чакыру түгел, кымшанырга да курка...
...Газетаның дүртенче битендә сводкалар баганасында көчләүләр турында да күзгә чалынгалый. Инде күптән сезгә шалтыратып, үземнең яшь чагымдагы бер вакыйга турында сөйлисем килеп йөрдем, бүген тәвәккәлләдем. Кызлар, үзегез язып куярсыз инде, яме, кирәк санасагыз...
Ике меңенче елның кыш ае иде бу, мин һәм күрше Галя апа (Галия иде инде ул үзе, әмма аңа бөтен кеше Галя дип эндәште) белән шундый хәл булды. Моннан һәркем үзенә нидер алырлык, ә минем өчен мораль ачык һәм гыйбрәтле.
Миңа ул вакытта ундүрт яшь иде. Һәм мин, хәзер моны күз алдына китерү дә кыен, бәйдән ычкынган, авыр музыкага мөкиббән, шау-шулы төркемнәр белән бәйле яшүсмер идем. Бер юлы, шулай төнге икеләр тирәсендә дусларым яныннан кайтып киләм. (Нигә шуның кадәр соң? Әти-әниләрем кая караган?) Яшьләр гел шулай соңга кадәр гүләйт итә бит инде. Әниләр мине дусларым белән чыгаралар иде, тыюлар хәлне тагын да тирәнәйтәчәк һәм мин тәмам кулдан «ычкынырмын» дип уйлаганнар, күрәсең.
Кайтып киләм шулай, салкын пуховик астына керә, туңдыра, тик миңа бик ерак барасы түгел. Үзем яши торган тугыз катлы йорт чатын борылдым гына, подъезд янында сәер картинага тап булдым. Стена буенда бер ир селкенмичә дә тора, үзе өйгә карап борылып баскан. Аның киң аркасы каршында булган нәрсәне каплый, миңа күренми. Аның җилкәсе өстеннән курыккан күзле хатын-кыз күренгәнен башта абайламадым да.
Фонарьдан төшкән саран ут яктысында аның күршем Галия апа икәнен шәйләдем. Ир дә, Галия апа да селкенми дә. Мин якынрак килдем һәм «ступор»га кереп, тукталдым. Ир кешенең кулында пычак иде һәм ул аны Галия апаның муенына терәгән, тегесе каршы торырга яки ярдәмгә кемне дә булса чакыру түгел, кымшанырга да курка.
Күршемнең пәлтәсенең төймәләре ычкындырылган. Ир аяк тавышларымны ишетсә дә, башын борып карамады, әмма минем аның артында нибары өч адым ераклыкта гына басып торуымны аңлады. Тынлык озакка бармады. Мин аңа бу йортка егетем янына килүемне, аның балконда тәмәке тартуын һәм минем килеп җитүемне күреп торуын, өскә күтәрелүемне көтүен хәбәр иттем. «Минем хәзер каты итеп кычкыруым була, кешеләр йөгереп чыгачак, ә егетем беренче булачак!» – дидем.
Ир, әгәр дә мин тавыш күтәрсәм, ерак китеп өлгермәячәген, шул ук вакытта, минем аның йөзен күрмәвем аркасында аңа куркыныч тудырмавымны аңлады. Шунда ул күрше апаны үзеннән этеп җибәрде һәм йөгереп, диярлек, китеп барды. Битен так и күрмәдем, ә башлыгы күзләренә кадәр үк батырып киелгән иде.
Галия апа авызын томалап, улап, карга чүгәләп төште. Мин айнып киттем, янына килеп, торырга булыштым һәм фатирына кадәр озаттым. Теге адәм актыгы аны көчләргә өлгермәгән, пәлтәсен ычкындырырга боерган, ә шул чакта мин килеп чыкканмын. Аннары ул миңа бик озак рәхмәтләр укыды. Бер подъездда яшәдек, еш күрешә идек. Милициягә хәбәр итеп тормады, сәбәпләре булгандыр. Явызның йөзен дә рәтләп хәтерендә калдырмаган, кешеләргә дә белгертәсе килмәде.
Галия апа ул вакытта подъезд төбендә нишләп йөргән, дисезме? Ул ерак түгел кибеттә эшли иде, ревизия булган, товар язганнар. Шулай диде.
Әгәр дә мин тукталмыйча узып, ишектән кереп китсәм, нәрсә булыр иде? Галия апаны үтерер идеме, әллә әшәке эшен башкарып, җибәрер идеме? Ә мин аңа сүз каттым һәм бу уйланылмаган адым минем яктан. Ул төнне ике мәет табулары мөмкин иде. Шок хәлендәге Галия апаны да, күргәненнән шаккаткан мин – яшүсмерне дә пычаклы иргә җиңү берни түгел. Тик без, шөкер, исән калдык һәм ул явызны куркыттык. Нәрсә әйтәсем килә: кешеләр, башкаларга битараф булмагыз! Явыз уйлы кешене көч белән җиңә алмаячакмын, дип уйлыйсызмы? Аннан ерактарак тавыш күтәрегез, сигнализациясе эшли башласын өчен машиналарны типкәләгез – бары тик, ярдәмгә мохтаҗ кешене куркыныч белән ялгызын калдырып, узып китмәгез!
Имин тормышлар, бәхет теләп, райондашыгыз Әлфирә Н.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев