Куприн татарлыгы белән горурланган
Быел августта танылган рус язучысы Александр Купринның тууына 150 ел тулды.
Александр Куприн исеме XIX гасырның ахыры, XX гасырның башында танылган язучылар рәтендә үзенең законлы урынын алып тора. Ул беркайчан да агымга кушылып акмаган, киресенчә, үзен кызганмыйча, аңа каршы йөзгән.
«Мин һәрвакытта да тормыш таләп иткән чорда гына яздым», – дигән ул үзе турында.
Күренекле язучы 1870 елда Пенза губернасында Любовь Алексеевна һәм Иван Иванович Куприннар гаиләсендә туа.
Аның әтисе түбән гражданлык чины булган регистратор хезмәтен башкара. Әнисе, кыз чагындагы фамилиясе Кулунчакова, татар князьләре нәселеннән була. Тышкы кыяфәте, кайнарлыгы белән уллары Саша нәкъ татарларга охшаган була да инде.
Александр Купринның икенче хатыныннан туган кызы Ксения үзенең «Куприн – минем әти» дигән китабында: «Әти-әнисе ягыннан татар булуы белән бик горурлана иде», – дип яза.
Нәселнең башында татар князе Кулунчак (Колынчак) торган, Касыйм вакытында XV гасырда Рәсәйгә күчкән. Касыйм 1452 елда Василий Темныйдан Мещерск шәһәрен бүләк итеп ала. Ул шәһәр Мәскәүгә буйсынган Касыйм шәһәренә әйләнә. Кулунчаковлар Куприн әнисенең Касыймнан чыккан соңгы нәселе була.
Шуны да күрсәтеп китәсе килә, И.Бунин Купринга язган хатларында «Селям алейкум» дигән сүзләрне куллана торган була.
Әтисе үлгәндә Купринга бер яшь тә тулмыйча кала. Шуңа да ул әтисен бөтенләй хәтерләмәгән. Әнисе балалары белән Мәскәүгә күчеп килә. Дворяннар нәселеннән булгач, 2 кызы дәүләтнеке булган уку йортында белем ала башлый. Ә үзе, Саша белән, шулай ук, дәүләт карамагында булган байлар йортына урнаша.
Александр Купринның биогра фиясендә төрле этаплар була. Ятимнәр училищесында да, хәрби училищеда да укый. Чехов, Горький кебек шәхесләр белән аралашып яши. Бик күп төрле һөнәр үзләштерә, физик яктан бик көчле була. 1911 елда әсәрләренең 9 томлыгы чыга. Иң танылганнары арасында «Олеся», «Поединок», «Яма» повестьләре бар.
1915 елда Гатчинада йорт сатып ала. Крестьяннар өчен «Земля» газетасын чыгару өчен тырыша, шул елда В.И.Ленин белән дә очраша. Әмма газетаны чыгару бәхетенә ирешә алмыйча кала. 1919 елда Гатчинаны Юденич гаскәрләре ала. Офицер булгач Куприн армиягә алына. Аклар чигенгәндә Гатчинадан китә. 1920 елда Франциядә эмиграция еллары башлана.
Анда вакытта ул бик күп газета-журналларда басыла. Әмма сәясәт белән бәйләнмәскә тырыша. Өендә дә аның «Минем өйдә сәясәт юк!» дигән плакат эленеп торган. 1937 елда авыру Купринга Рәсәйгә кайтырга рөхсәт бирелә. Бер елдан соң ул, август аенда, каты авырудан вафат була. Хатыны 1942 елда Ленинград блокадасында үлә. Икесе дә Ленинградның Волково зиратында Радищев кабере янында күмелгән.
Кызы Ксения әтисе турында: «Мин беләм, минем әтием исән. Миллионлаган совет кешесенең китап киштәләрендә сакланган китапларында яши», – дип яза.
Роберт Тимершин. Норлат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев