КҮҢЕЛГӘ КЕРДЕ АЙ НУР
Күршесе Дилә, авыз ачарга әйтеп чыгып киткәннән бирле, Фәния әбинең тынычлыгы югалды, үз-үзенә урын тапмый башлады.
Әле бер нәрсәгә барып тотына, әле икенчесенә. Башлаган эшен дә азагына кадәр җиткерә алмый йөдәде. Нишләргә икән, ашка барыргамы, юкмы? Бармасаң - ашны олыламау, кешене санга сукмау була, барыр иде - уразасы юк, йөзеңне ерту, үзеңне алдау була түгелме соң!? Хаклы ялга чыкканчы, укытучы булып эшләгән чал чәчле Фәния әби үз-үзеңне алдауның, нәзер әйтүнең ни икәнен бик әйбәт белә.
Үсмер чагы булса да, бүгенгедәй хәтерендә: әнисе, су сөлеге кебек дүрт улын сугышка озатканда, өзгәләнә- өзгәләнә нәзер әйткән иде.
‒ Балакайларым исән-сау яу кырларыннан әйләнеп кайтсалар, һәркайсысы өчен берәр ай ураза тотар идем. Ходаем, мәрхәмәтле бул, гомер бир улларыма.
Әнисенең чын йөрәктән чыккан изге теләге кабул булды. Илгә җиңү килгәч, Диләгә абыйларын, берсе контузия алып, берсе пуля астында яраланып, берсе аяксыз, берсе кулын муенына асып, гарип калып булса да, исән килеш күрергә насыйп булды. Шатлыгыннан аяклары җиргә тими йөргән ана, сугыштан соңгы такы-токы айлар дип тормыйча, хөкүмәттән яшереп, Аллаһы алдындагы нәзерен үтәде, дүрт ай буе җәйге ачы эсседә бер көн калдырмыйча ураза тотты. Нәзер уразасы бетүгә, Рамазан ае туып, изге ураза ае башланды. Аны ничек калдырасың? Шушы биш ай көчле ихтыярлы, авырлыкларга сынмаган ананы тәмам йончытты. Озак вакытлар буе ач тору, улларын олы сабырлык белән көтеп алган ана өчен фаҗига белән тәмамланды: тамагына ризык үтмәс булды, көннән көн күзгә күренеп, суга сусаган гөл кебек, сула һәм кибә барып, берничә айдан инде фани дөнья белән мәңгегә хушлашты.
Мәктәпнең җиде классын тәмамлап, яңа гына укытучы булып эшли башлаган Фәния моның белән һич килешергә теләмәде, әнисен алып киткән уразаны гомере буе каһәрләде, партия сафларында чагында үз фикеренең хаклыгына меңенче кат инанды.
Картаеп ялгызы калгач, әнисеннән өйрәнгән догаларның күңелгә шифасы барлыгын җаны-тәне белән тойды ул. Эче пошканда, гел аларны укып юанса да, күңеле уразаны кабул итә алмады. Шау- шулы мәктәп тормышы да үзенекен итте: башка олы яшьтәге укытучыларныкы сыман башы әле шаулый, әле авырта; кан басымы уйный: бер менә, бер төшә. Шунлыктан телисеңме, теләмисеңме көненә берничә тапкыр дару кабарга туры килә. Дару эчкәч, авырусың, ә авыруларга ураза тоту мәҗбүри түгел. Монсы инде үз-үзеңне алдау икәнен дә аңлады ул. Тотасы килми Фәния әбинең уразаны, күңеле кушмый, теләге булса, көндезләрен дару эчми дә түзә алган булыр иде.
Үткәннәрен күңеленнән барлый- барлый, яткан килеш тәрәзәгә күз төшерде әби. Икенче каттагы йортның тәрәзә кырына куелган диванда яткан бу ак яулыклы мөлаем карчыкка үзе теккән ак пәрдә аша төпсез күктән үзе шикелле ялгыз, инде күпне кичергән ай моңсу гына яктылыгын сирпеп тора иде. Ә аны исәпсез-хисапсыз эреле-ваклы йолдызлар чорнап алган. Алар гүя әбигә тыныч йокы, иртәнгелеккә хәерле сәхәр тели иде.
Кара син хәзерге яшьләрне, ураза да тоталар, җомга саен хәер-сәдака да бирәләр, мәчеткә дә йөриләр, авыз да ачтыралар. Дилә Фәния әбинең әнисе яшенә җиткән хатын булса да, аның өчен яшь иде. Ә мин юләр…
Аллаһының кушмаганы булмас, булдыра алган кадәр, Рамазан ае беткәнче , тәвәкәлләп карарга кирәк. Ап-ак җәймәдә ап-ак тышлы юрган ябынып яткан әбинең иртәгәгә карары ныклы: Диләләргә авыз ачарга, Аллаһы кушса, чын күңел белән барачак, яшьләрдән калышып тормас. Әзер нигъмәтне таза күңел белән, уразалы килеш ашауны насыйп итсәң иде, Ходаем, ‒ дип, ярым пышылдап теләкләр тели- тели йокларга әзерләнде әби. Бу минутларда аңа өстеннән авыр йөк төшкәндәй, җиңел, рәхәт иде.
Чыганак:САЗЛЫК
Сания Шәрипова,Башкортостан, Бүздәк районы, Уран авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев