Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#күңелемдәгесенәйтәм

Узган санда «күңелемдәгесе»нә «носкиларыгызны бәйләп өйләрегездә телевизор гына карап утырыгыз, нәрсә күңел ачып, җырлап-биеп йөрисез» дип әйтүчегә шаккаттым, билләһи!

Нинди генә хәлләр булса да тормыш дәвам итә. Минем дә туганымны алып киттеләр, бик тә борчылабыз. Менә шул күңелгә тулган бихисап уйлардан арыну өчен кирәк тә ул төрле чаралар. Шуларны карагач яки катнашкач бераз күңелләр ачылып китә, барысы да яхшы булачагына өмет уяна. 

Кара янып, начар, пессимис тик уйларга бирелеп, йөзебезне чытып һәрберебез үз өендә кайгыга батып утырса, нәрсә була инде ул?! Андый нәрсәгә юл куйсаң дөньяңны каплый ул, яшәү көчен суыра, бигрәк тә хәзерге вакытта безгә көчле булырга кирәк. Бер дә килешмәдем мин ул кеше белән. Һич кенә дә төшенкелеккә бирелмик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев