«Күңелдәге тирән яралар әрни...» (язмыш)
Миңа 16 яшь булганда, безне әни ташлап китте. Сеңелләремә 12 һәм 10 яшь иде. Әни бер иргә гашыйк булды һәм аннан башка яши алмавын әйтеп, өйдән чыгып китте. Әти эчә башлады...
Ирем безне ташлап чыгып китте. Дөресен генә әйткәндә, әйбәт яшәмәдек, кул күтәрде, хыянәт итте. “Аерылышыйк” дип беренче тапкыр үзем әйттем. Ул вакытта каршы килде, “авызыңны яп” дип кычкырды. Ике ел буе шулай аерылышырга хыялланып яшәдем.
Ниһаять, ирем башка хатын тапты. Анысы, үз чиратында, минем белән аерылышырга шарт куйган. Бик тиз тотты ирем эшне, ничә ел буена тупланган милекне дә бүлде. Фатир балалар белән миңа калды, ә ул шәһәр читендә төзелә торган йорт белән машинаны алды. Ирем чыгып киткәч кенә ни булганын тәгаен аңладым бугай. Мин аны инде яратмыйм да, әмма кычкырып елыйсы килде. Үземне кирәксез, ташланган кебек хис иттем.
Аннан соң балачагым искә төште. Миңа 16 яшь булганда, безне әни ташлап китте. Сеңелләремә 12 һәм 10 яшь иде. Әни бер иргә гашыйк булды һәм аннан башка яши алмавын әйтеп, өйдән чыгып китте. Әти эчә башлады, өй тулысынча минем өскә калды. Әнинең өйдә булмавы үзәкне өзде, бик авыр булды. Ул безнең турында бөтенләй онытты. Аның янына бару мөмкин түгел иде, чөнки яңа ире каршы булды. Әни үзе дә килмәде, әти аркасында…
Хәзер миңа 36 яшь, әни күптәннән гафу үтенде, араларыбыз да җайланды. Шулай да күңелдәге тирән яралар әрни...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев