«Кулсыз-аяксыз булсаң да, барып алам»
Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә барлык ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннарының тол хатыннары хөрмәт һәм бүләкләр белән искә алына.
Әмма шундый тантаналы көннәрдә дә, ниндидер сәбәпләр аркасында игътибардан читтә, нәүмиз булып калучылар бар. Моны урында утыручыларның битарафлыгы дип тә, эшләрен җентекләп башкарырга иренгән хезмәткәрләр ялгышлыгы дип тә уйларга була. Ветераннар болай да аз санда калып бара, ә 100 яшьлекләре бигрәк тә.
Норлатта, кызы Гөлфирә һәм кияве Илдар Кәлимуллиннар тәрбиясендә яшәүче Сәлимә апа Зарипова 8 май көнне бер гасырлык гомер бәйрәмен билгеләде. Әлбәттә, аны бу олуг юбилее белән җирле үзидарә, ветераннар оешмасы һәм Яшел Үзән хакимияте вәкиле өйләренә барып, бүләкләде һәм җылы теләкләрен җиткерде. Район җитәкчесе, республика президенты, хәтта, илебез башлыгы Владимир Путиннан кадәр котлау открыткалары тапшырылган аңа. Аларның игътибары өчен бик рәхмәтле ул. Әмма 9 май уңаеннан бирелә торган бүләк алучы ветераннар исемлегеннән ул нигәдер төшеп калган. Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы инвалиды белән гомер кичергән һәм 100 яшен тутырган тол хатын да ветеран булмагач, шул продуктлар пакетына кем генә ветеран буларак лаек соң бездә? Инде шуны бирмәслек сәбәпләр эзләп утырырлык көнгә калганмы безнең ил? Әллә ниләр әйтерсең, билләһи! Шул азык-төлек салынган пакетка калмаган Сәлимә апа, Аллаһка шөкер, бик яхшы карыйлар аны, өстәле тулы ризык, өсте-башында матур кием. Әмма аның кебек башкалар алганда, нигә ул читтә калырга тиеш? Бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышырбыз әле без.
Сәлимә апа Юынчы авылында туып үскән. 7 класс белемле кыз хезмәт юлын 18 яшендә авыл советында сәркатип буларак башлап җибәрә. 1941 елда, үзеннән җиде яшькә олы Әүхи Мөхетдиновка 19 яшендә кияүгә чыгып, Норлатка килен булып төшә. Тормышлы булып, ире белән ике атналап кына яшәп калалар, Әүхи сугышка китә. Яшь хатын ике каенана белән кала. Тормыш авыр, ачлык. Әмма Сәлимә бик уңган, үҗәт һәм чая була, ике карчыкны ач итми. Чувашка барып бәрәңгесен, икмәген юнәтә. Аны да, башкалар кебек, Кайбыч якларына окоплар казырга җибәрәләр. Иреннән хатлар килеп тора. Ул 92нче зенит-пулеметчылар полкының 146нчы үзенчәлекле армиясендә штурм ротасында була. 1944 елда Әүхи каты яралана, сугыш кырыннан аны санитар эт алып чыга. Мәскәү госпиталендә ятканда, бер кулым һәм бер аягым юк, дип хатынына хат яза. «Кулсыз-аяксыз булсаң да, барып алам», – дип җаваплый Сәлимә. Ул заманнарда күп хатыннар гарип ирләреннән шулай баш та тартканнар икән. Шул елның август аенда Әүхи кайта, хатыны станциягә ат белән барып ала. Чынлыкта ул бер аяксыз була, кулым да юк, дип язып, хатынын сынавы булгандыр инде.
Гаилә башлыгы ашханәдә мөдир булып эшли, аннары Норлат дәүләт банкын сак лый (пистолетлы охрана була), шуннан лаек лы ялга чыга. Беренче балалары – кызлары 1945 елның җиңү аенда дөньяга килә. Барлыгы 5 балалары туа. Сәлимә апа Норлатта статист, хисапчы, счетовод, кибетче булып эшли. Соңгысыннан 1977 елда лаеклы ялга чыга.
– Мин авыр яшәгәнебезне хәтерләмим, – дип сөйли Сәлимә апаны караучы төпчек кызлары Гөлфирә апа. – Әти белән әни бик тырышлар иде, ашарга-кияребезгә булды. Күп итеп мал-туар асрадылар. Бөтен нәрсәне: каз-үрдәк, тавык-чебеш, сыер-сарык лар. Әти бер аяклы булса да, сәламәт ирләрдән дә тырышрак булды. Өйдә тегү дә текте. Аяк машинкасы бар иде. Ул да зур ярдәм булгандыр. Әни белән бик тату, матур яшәделәр. Әти аракы эчмәде, тәмәке тартмады, мин өйдә сүгенү ишетмәдем. Безгә дә дөрес тәрбия бирделәр, укыттылар. Әти балаларына кырыс булса, әни йомшак иде. Ике әбине дә карады. Каенанасын 1959 елга кадәр тәрбияләде. Аны мин дә хәтерлим әле. Шул яхшылыклары өчен Ходай Тәгалә озын гомерләрен биргәндер, күрәсең. Әни үзе бирешә башлаганга да, шул, өч еллаптыр. Аңа кадәр үзен-үзе карый иде әле. Былтыр колагы бик начар ишетә башлады.
Сәлимә әбинең кадер-хөрмәттә тәрбия ләнүе күзгә бәрелеп тора, чис та-пөхтә, үзе белән аралашып булмаса да, йөзендә, зәңгәрсу күзләрендә нур балкый, иреннәрендә тыйнак елмаю. Бик тә рәхмәтледер ул төпчек кызы белән киявенә! Картлык һәркемгә килә, Гөлфирә белән Илдар Кәлимуллиннарга да үстергән 4 балаларының игелеген күрергә язсын.
Тик йөзьяшәр Сәлимә әбинең «инвалид сугыш ветеранының тол хатыны» буларак исемлектән төшеп калуы аңлашылмый. Сугышта бер аягын калдырып кайткан ир белән гомер иткән хатын кем соң инде ул алай булгач? Бу сорауны без Социаль яклау бүлегенә бирәчәкбез әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев