«Күкрәгемдәге йолдызым – туксан процентка минем шәхси состав казанышы»
Россия Герое Максим Шоломов махсус хәрби операциядә бер көндә ВСУның 13 солдатын юк итә, геройлыгы һәм югары һөнәри осталыгы аркасында хезмәттәшләрен камалыштан чыгара.
Яшел Үзәннең 9нчы лицеенда, «Ватан Геройлары вахтасы» Бөтенроссия проекты кысасында, Чечня компаниясендә һәм махсус хәрби операциядә катнашкан Россия Герое Максим Шоломов белән үзенчәлекле һәм, шул ук вакытта, истәлекле очрашу – Батырлык дәресе булды.
Очрашуны ул, Бөек Ватан сугышы вакытында үз гәүдәсе белән дошман амбразурасын каплаган совет солдаты Александр Матросовның батырлык тарихын балалар беләме, дигән сораудан башлады. «Кеше 19 яшендә шундый карарны ничек кабул итә алуы миңа гел тынгылык бирмәде», – диде ул. Җавапны ул махсус хәрби операциядә таба. Һәм менә ничек.
Максим Шоломов анда Матросов геройлыгын кабатламаса да, кылган гамәле аннан ким түгел. Ул сөйләгәндә чәчләр үрә торырлык һәм шулардан соң да аның күңел төшенкелегенә бирелмәве, патриот булып калуы таң калдыра. Ә аңа мондый характер яшьтән үк сеңдерелгән. Әтисе хәрби булганга күрә, аларның гаиләсе хәрби шәһәрчекләрдә, аерым алганда, Уралда яшәгән. Аның нәкъ менә Матросов батырлыгын кабатлаган Россия Герое Алексей Каширин исемендәге мәктәптә укуы да холкында чагылыш таба. Геройның характеры гаиләсеннән башлап мәктәптә, аннан соң хәрби хәрәкәтләрдә коелган. Язмыштан узмыш юк, әмма сугыш кырында түгел.
Махсус хәрби операциядә Максим Шоломов командалыгындагы подразделениегә стратегик яктан мөһим транспорт узелын саклау бурычы куела. Аларга атна дәвамында дошманга каршы торырга, үз позицияләрен тотарга туры килә. Аннан соң шәхси составны саклап калу өчен эвакуацияләнергә команда бирелә. Каты бәрелешләрдә,ни кызганыч, язмабыз герое ике кулын да югалта, әмма подразделениесе сугыштан минималь югалтулар белән чыга. Эвакуацияләнгәндә дошман утына тотылгач та, Шоломов, үз гомерен куркыныч астына куеп, яралы хезмәттәшен машинадан чыгарып өлгерә. Күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Россия Федерациясе Герое исеменә лаек була.
«Җиде көн дәвам иткән искиткеч каты сугышта, өстән яңгыр һәм берөзлексез снарядлар явып торганда, бер кеше дә үз позициясен ташламады. Миңа сугышчылар белән уңай туры килде. Күкрәгемдәге Алтын йолдыз – туксан процентка минем солдатларның казанышы ул. Алар гомерләрен кыл өстенә куеп, минем боерык буенча эш итте. Ә бурыч позицияне югалтмау иде. Хәзерге 20 яшьлек геройлар – шундыйлар», – диде ул.
«МХОдан соң сезнең хис-тойгылар нык үзгәрдеме?» – дип сорады укучыларның берсе. «Окопта булганда син үзеңнең исән кала алу-алмавың турында уйлаганда, әти-әниеңне искә төшерәсең, – бу сүзләрне әйткәндә Максим Владимирович күз яшьләрен тыя алмады. – Вак-төяк ызгышлар, бәхәсләр мәгънәсен югалта, бу мизгелдә син әтиең белән барысы турында да сөйләшеп, әниеңә ниндидер мөһим сүзләр әле әйтеп өлгермәгән кебек тоела. Мин һаман өлкән буынга хөрмәт белән карадым. Әби-бабайларыгыз арасында батырлыкка катнашы булмаганнар юк. Алар Бөек Ватан сугышын узган кешеләр. Барысын да үзеңдә сынап карагач кына аңлыйсың...»
Аның әти-әнисенә, өлкән кешеләргә карата олы хөрмәте очрашуда катнашучыларның күңел кылларын тибрәтте. Россия Героеның нинди сират күперен узып та, хисләрен һәм кешелеклелеген югалтмавын, тормыш мәгънәсен башка төрле кабул итә башлавын, шуның белән дә үзенә карата хөрмәт уятуын күрәсең. Яу кырында иң кадерлесе – кеше гомере булуына да ул нәкъ менә МХОда инанган...
Әлфия Зыякаева мәкаләсенең дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №46 (22 ноябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев