Күк йөзен һөҗүмнән саклаган
#МойГеройМояСемья
Минем газиз әтием Гайнетдинов Нуретдин Гайнетдин улы 1919 нчы елның 15 нче маенда туган, ә 2012 нче елның 9 нчы декабрендә вафат булды. Бик яшьли әтисеннән ятим калган.Әнисе дә озак яшәмәгән, күп белем алырга да туры килмәгән, шулай да әти бик актив ; бөтен яңалыкны тиз отып алучы; балалары өчен бөтенесенә әзер; бөтен туганнар, күрше , авылдашларына, хезмәттәш- райондашларына мәрхәмәтле кеше иде…
1939 нчы елның көзендә аны армиягә алганнар.Әтиебез өеннән, туганнары яныннан озын - озак 7 елга китәм, дип, уена да китерми. Аның туган җиреннән шулай озакка аерылуына Бөек Ватан сугышы гаепле була.
Арча районы Каенсар авылының гади егете Монголиягә һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләренә эләгә.1943 нче елның августына кадәр ул хезмәт иткән Зенит артиллериясе дивизионы Ерак Көнчыгышта тора, чөнки Япониядә яшерен басып алу нияте барлыкка килү ихтималы була.Сугыш бу урыннардан еракта барса да, әтиләр тыныч кына хезмәт итә алмый. Кыен чорда аның дивизионын Көнбатышка - Украинага җибәрәләр. Орудие төзәүчесе ( наводчик) буларак, ул дошман самолётлары һөҗүмен кире кайтарып тора.Аеруча төннәрен киеренке була.
Беренче сугышчан сынауны ул Харьков ның Первомайски районында ала, аннары Полтава өлкәсендә көрәшә.
Зенитчы Нуретдин әтиебезнең фронт юллары бик озын булып чыга. Көньяк фронт составында ул Краснодар краеның Дондагы Ростов шәһәренә барып җитә; танылган Кече Җирне азат итүдә катнаша; фашистларны СССР чикләреннән куа.
1945 нче елның Җиңү маен ул Будапештта каршылый, тик сугыш тәмамлангач ук кайта алмый. Аның дивизионы таратыла, ә хезмәте Одесса өлкәсендә дәвам итә. Аны шуннан демобилизациялиләр.
Иң кадерле бүләк- "Германияне җиңгән өчен" медале 1946 нчы елда, туган якларга кайткач, хәрби комиссариатта тапшырыла. Аның моннан тыш та бүләкләре була.
Кызганычка каршы, бертуган Зәйнетдин абыйсы дәһшәтле сугышта һәлак була.
Газизләрем - әтием Нуретдин, әнием Миңсылу соңлап кавышсалар да, 5 кызга гомер биргәннәр. Әнием 1921 нче елның 1 нче июлендә туа- 2011 нче елның 27 нче сентябрендә үлә. Сугыш елларында тылда окоп казу, урман һ.б. авыр эшләрдә хезмәт куя.
Алар бик эшчән, намуслы кешеләр иде. Балаларын дә хезмәт сөяргә, кешеләргә ярдәмчел булырга, мәрхәмәтлелеккә өйрәтеп үстерәләр, белем алырга шартлар тудыралар.
Әтиебез сугыш турында сөйләргә бик яратмады.Үзе һәрчак тынычлык булуын теләп яшәде. Гадел, туры сүзле, хезмәт яратучы, кешеләргә һәрвакыт ярдәме тия иде.
Башта Арча районында яшәдек, аннан Биектауга 1965 нче елда күчеп, төпләндек.
Күпсанлы Мактау грамоталары, " Хезмәт ветераны" медале аның юл төзүдә Өлкән мастер булып эшләгәне вакытында бирелгәннәр.Газеталарда басылган мәкаләләрдә дә гел мактап телгә алынган. Бүген ике районда дә асфальт юллар күп салынган икән, районнарны аркылы - буйлыга йөреп чыккан әтинең үзеннән соң кешеләргә файда китерә торган өлеше кергән.Әни белән тату, дус, кешеләргә үрнәк гаилә булып; бала - оныкларга кадерле булып 60 елдан артык бергә яшәүләре - Аллаһ бүләге.
Аларның кешелеклелеген, үрнәк, матур тормыш юлын Аллаһыбыз ахирәттә җәннәт белән бүләкләсә иде!!!Әәмиин!!!
Барлык бала - оныклары исеменнән; яратып; сагынып; догасыннан калдырмаучы кызлары Сөмбелә Абдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев