Көтүченең чыбыркысы шартлап торсын икән ул!
Көннәр җылынды, ниһаять, авылларда көтү чыкты. Мал-туар асраган кеше бу көнне зарыгып көтеп ала, алардан бигрәк, терлекләр үзләре дә болынга, сусыл үлән ашарга атлыгып тора.
Быел районыбыз авылларында терлекләр көтүгә чыктымы, бәясе күпмедән, көтүче табу проблемасы булдымы? Газетабызның бүгенге сораштыруы нәкъ менә шул хакта.
Фиргать Биктаһиров, Акъегет:
– Бездә узган ел көтүчеләр бар иде, бер башка 700 сум түли һәм ашарга җибәрә идек. Быел, алар хөкүмәт эшенә урнашкач, көтүчесез калдык һәм киңәшләшеп, чиратлап көтәргә дигән карарга килдек. Көн саен өч кеше чыга, безнең сарыклар гына, сыер асраучы күршеләребез белән бергә чыктык. Чират бик тиз әйләнеп килә. Син барырга тиеш көнне чыга алмасаң, авылдашларың белән сөйләшеп, алышынырга була. Авылда көтүгә чыгучы иң өлкән кеше - 78 яшьлек Альберт абый Халиков, сөбеһанАллаһ, сыер асрыйлар әле. Ә иң яше – мәктәп укучылары. Көндез терлекләр ял итәргә туктап ала, без дә шулчак термоста алып килгән ризыкларыбыз белән тукланабыз. Яңгыр яумаса, әйбәт инде. Саф һавада, табигать кочагында ял итеп, рухи азык алып кайтасың. Һава торышының төрле чагы була, шуңа да, бу хезмәт җиңел димәс идем. Көтүчеләргә акча түләү күпкә җайлы. Терлекләрне көтүгә чыгаруга җитми инде! Рәхәтләнеп, үлән ашап, саф һавада йөреп кайталар.
Татар Исламыннан укучыгыз:
– Бездә быел халык җыелып «электропастух» алды. Рәхәткә чыктык анысы, чиратлап көтүгә чыгулар бик тиз онытылды. Хәзер хуҗалыклар бар терлеген курыкмыйча чыгара. Тик шунысы бар, урынын алыштырмыйлар, кара җиргә чыккан бит, юл буе үлән ашап кайта малкайлар, туймыйлар ахрысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев