КПРФ Үзәк Башкарма комитеты рәисе Геннадий Зюганов Яшел Үзән районында булды
Район башлыгы Михаил Афанасьев белән Геннадий Андреевич Зөя утрау-шәһәрчегенең төп истәлекле урыннарын карады.
Кунаклар Археологик агач музеенда һәм Успение соборында булдылар, утрау атмосферасына чумдылар һәм аның тарихы белән якыннан таныштылар.
- Бу гаҗәеп уникаль урын, Татарстан Республикасында горурланырлык һәм күрсәтерлек урын бар, - дип билгеләп үтте Геннадий Зюганов.
Үз исеменнән Михаил Афанасьев мактаулы кунакка бүләк тапшырды һәм тагын бер кат Яшел Үзәнгә килергә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев