Күпчелегенең үпкәсе зарарлана
Табиб-инфекционист коронавирус белән авырганнан соң иң еш очрый торган билгеләрен атый.
РИА «Новости» хәбәр итүенчә, йогышлы авырулар табибы COVID-19 авыруыннан соң кеше организмында иң киң таралган билгеләрне санап чыккан.
Постковид синдромының маркеры – кабат анализ ясаганда антитәнчек ләр дәрәҗәсе күтәрелү. Мондый синдром бөтен пациентларда да булмаска мөмкин һәм авыруның нинди формада булуына да бәйле түгел.
«Постковид синдромының дәвамлылыгы симп томнар барлыкка килгән мизгелдән 4-4,5 ай тәшкил итә», – дип саный «Инвитро-Сибирь» клиник-диаг ностика лабораториясе баш табибы Андрей Поздняков.
Коронавирус белән авырган кеше организмында иң киң таралган билгеләр:
үпкә функциясенең бозылуы, сулыш һәм кислород җитмәү – 70%
пациентта;
астеновегетатив синдром – тиз аручанлык, ярсучанлык, игътибар концентрациясе кимү – 50-60%;
неврологик үзгәреш ләр – 30%;
йөрәк тышчасы яки миокардының зарарлануы – 20-25%;
кан тамырларында җитди үзгәрешләр – 50%;
ашказаны-эчәк органнары эшчәнлеге бозылу – 25-30% пациентта.
Шул ук вакытта авыруның формасы постковид синдромы авырлыгына тәэ сир итми, дип билгеләп үтә Поздняков.
– Постковид синдромына тәэсир итүче факторларның берсе – иммунитет. Иммун җавабы йомшаграк булган кеше коронавирусны җиңелрәк кичерәчәк, чөнки организм кискен һәм артык реакция ясамаячак. Әмма шул ук йомшак иммун җавап организмда вирусның озак саклануына ярдәм итә. Нәтиҗәдә организмда системалар һәм органнар да ныграк зарарлана, – дип аңлата табиб.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев