Көз ахыры кышка охшаячак
Синоптиклар ноябрьдәге һава торышының Россия территорияләренең күп өлеше өчен бик кырыс булачагы турында сөйли.
Ә кыш көзнең соңгы аеның беренче көннәрендә үк башланачак.
Метеорологлар билгеләп үткәнчә, быел көз ахыры безнең илдә күп төбәкләрдә кыш башы булып торачак. Белгечләр, дәүләтебез территориясенең шактый өлешендә температураның аномаль түбән булуын фаразлый, моннан тыш, эре төбәкләрдә кар да бик күп явачак.
Илнең үзәк өлешендә ноябрь башында ук термометр баганалары тискәре температураны күрсәтәчәк һәм даими кар явачак. Ноябрь уртасына таба температура минус ун градуска кадәр төшәчәк, ә кар көн саен диярлек, булачак.
Шул ук вакытта, синоптиклар көз ахырында безнең ил территориясенең Европа өлешендә җилнең секундына 20 метрга кадәр көчәю мөмкинлеге турында да кисәтә. Ә шундый көчле җил вакытында һава температурасы, дымлылыкны һәм башка климат үзенчәлекләрен исәпкә алып, минус 40 кебек тоелачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев