Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ковид һәм йөклелек

Хәзер без яңа коронавирус инфекциясенә ничектер ияләшеп тә киттек кебек.

Әмма әлеге йогышлы авыру үзенең куркыныч булуын дәвам итә. Бигрәк тә йөкле хатын-кызлар өчен. Шул хакта без җәмәгатьчелек сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигие на тәрбиясе буенча табибы Валерия Феоктистова белән сөйләшәбез.

– Валерия Владимировна, йөкле хатын-кызлар респиратор вирус инфекцияләренә тиз бирешүчән була. Бу дөресме?


2009-2010 еллар эпидемия сендә йөкле хатын-кызларның дуңгыз гриппы белән авыруы 27,9%ка җиткән. Болардан тыш, SARS-CoV һәм MERS-CoV инфек цияләренең андый хатын-кызларны авыр өзлегүләргә һәм хәтта үлем очракларына китерүе билгеле. SARS-CoV инфекциясеннән йөклеләр арасында үлем очраклары 25% тәшкил иткән. Хәзерге вакытта мондый контингент арасында COVID-19 инфекциясе белән авыручылар күбрәк теркәлә.
Билгеле булганча, уникаль иммун характеристикасы һәм респиратор патоген нарга бирешүчәнлеге ар касында SARS-CoV-2 йоктырган йөкле хатын-кызлар авыр риск группасына кертелә. Күп санлы тикшеренүләр күрсәтүенчә, COVID-19 йоктырган паци ентларның йөклелеге куркыныч астында кала. Тулаем алганда, йөклеләрнең COVID-19 клиник характеристикасы башка кешеләрнекенә охшаш була. Еш кына симптомнарсыз узарга мөмкин. Ютәл, лихорадка һәм пневмония да еш күзәтелә. Йөклелек вакытында вирус карындагы балага күчмәскә дә мөмкин, әмма тугач авыру белән контактка керүе куркыныч.


– Яңа коронавирус инфекциясе профилактикасы нидән гыйбарәт?


– Йөкле хатын-кызларга шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим, кулларны 72-82%лы хуҗалык сабыны белә юу, ютәлләгәндә һәм төчкергәндә бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар куллану турында онытырга ярамый. Медицина битлекләре кию һәм аларны даими алмаштырып тору да зур әһәмияткә ия. Шулай ук борын куышлыгын физраствор белән чайкату инфекцияләр китереп чыгара торган вирусларның һәм бактерияләрнең активлыгын киметергә ярдәм итәчәк. Ә инде кискен респиратор вирус инфекциясе билгеләре булганда тиз арада медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.


– Йөкле хатын-кызларга вакцинация уздырырга ярыймы?


– COVID-19 профилактикасында тамчы яисә спрей формасындагы интраназаль интерферон куллану кирәк. Бүгенге көндә йөклелеккә вакцинациянең негатив тәэсире ачыкланмаган. Шуңа күрә кайбер зур чит ил милли берләшмәләре моңа кадәр вакцинация узмаган йөкле хатын-кызларга прививка ясатырга тәкъдим итә. Хроник авырулары булганнар өчен бу аеруча мөһим.
Мәсәлән, симерү инфек циянең авыр формасы кичерү куркынычын 2-3 тапкыр арттыра. Бу аның соматик, эндокрин һәм башка авырулар белән бәйле булуыннан килә. Тикшерүләр барышында хайваннарда Гам-КОВИД-Вак (Спутник V) вакцинасының йөклелек барышына тәэсир итмәве ачык ланган. Шуңа күрә, COVID-19дан йөклелекнең 22 атнасыннан риск группасына керүчеләрне вакцинацияләү урынлы булыр. Ә менә Гам-КОВИД-Вак вакцинасын баланы күкрәк белән имезгәндә ясатырга киңәш ителми.


– COVID-19 шартларында йөклелекне планлаштыру мәсьәләсе буенча нәрсә әйтерсез?


Акушер-гинекологларның бер генә профессиональ берләш мәсе дә постковид чорында йөклелекне планлаштыруны кичектерүне хуп ламый. Шул ук вакытта аны планлаштырганда да һәм йөклелек этабында да профилактика чараларны үтәү мөһим.
Йөклелек чорында вирус ка каршы антитәнчекләрнең җитәрлек титрлары булмаудан авыру йоктыру куркынычы арту сәбәпле, бала табуны планлаштырганда ир-атларга һәм хатын-кызларга COVID-19дан вакцинация ясатырга киңәш ителә. Бүгенге көнгә COVID-19ның ирләрнең һәм хатын-кызларның репродуктив функциясенә негатив тәэсире буенча мәгълүматлар юк
.


Статистикага караганда, хатын-кызлар COVID-19ны ир-атларга караганда җиңелрәк кичерә.
Әмма монда репродуктив сәламәтлеккә коронавирус инфекциясенең, ягъни авырган вакытта кулланылган препаратларның негатив тәэсирен игътибарга алмый мөмкин түгел. Шуңа күрә әлеге инфекцияне кичергән хатын-кызлар риск группасына кертеләләр һәм стационарда дәваланып чыкканнан соң 1 ел дәвамында җентекле диспансер күзәтү астында булырга тиешләр. Балага узуны COVID-19 белән авырганнан соң өзлегүләр булмасын өчен 3 ай вакыт үткәннән соң гына планлаштырырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев