Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коточкыч юл һәлакәтендә машиналар тимер өеменә әйләнгән: вафат булучылар бар

Казан янындагы Салмачы бистәсе юлында бик көчле авария булган.

Бу хакта «Татар-информ» шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәренә таянып яза.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Лада» белән «Рено» маңгайга-маңгай бәрелешкән. Икесе дә гаять зур тизлектә килгәнлектән, машиналар тимер өеменә әйләнеп калган.

Берсе хәтта яна башлаган. Фаҗигадә «Лада» йөртүчесе һәлак булган. «Рено» автомобилендәге өч ир-ат, бер хатын-кыз һәм бер бала бик нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган.

Юл фаҗигасендә һәлак булган «Лада» йөртүчесенең кем икәнлеге ачыкланган.

Рүзәлгә бары тик 27 булган. Биектау районындагы авылда туып-үскән. Суыксу авылы мәктәбен тәмамлаган. Иртәгә сыйныфташлары белән очрашуга барырга җыенган… Әмма «Рено» егетнең бу планнарын җимергән.

Рүзәл – 16 августта иртән «Лада» машинасында эшкә барышы булган. Ниндидер сәбәпләр аркасында «Рено» джибы каршы як полосага килеп чыккан. Тар гына юлдан машиналар маңгайга-маңгай бәрелешкән… Рүзәлнең «Лада»сы юл кырыена «очкан». Егет шундук җан биргән.

Авария килеп чыгуга гаепле булуы күздә тотылган 20 яшьлек иномарка йөртүчесе нык җәрәхәтләнгән хәлдә реанимациягә озатылган.

Рүзәлне үзенең туган авылында җирлиләр. Мәрхүмнең хатыны, 2 нәни кызы калган.

Фото: Регион-116

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

5

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев