Көтелмәгән бүләкнең кечкенәсе дә зур сөенеч китерә
Җәй һәм эш күп булгангадыр инде, абунәчеләребезнең квитанцияләре буенча җирәбәдә чыккан бүләкләр бик акрын тарала бу юлы.
Вакыт табып, килеп алучылар бүләкләребезгә бик шат, алар зур булмаса да ихлас күңелебездән.
Әхмәт абый Сираҗетдинов откан сиптергечне (пулевизатор-опрыскиватель) килененә тапшырдык, ул үз чиратында каенатасына алып кайтып бирде. Шулай да Вәлиәхмәт абый белән телефоннан аралаштык. Бу яртыеллыкка газетабызга язылып бүләк отучылар арасында, ни хикмәт беләндер, узган ел бүләкләнүчеләргә кабат шатлык елмаюын язган идек бит инде, менә әңгәмәдешебез дә шундыйлардан булып чыкты.
– Бик шат инде, шулай көтелмәгән бүләкләр булгалый миндә, узган ел шикәр комы откан идек, – дип сөенече белән уртаклашты Вәлиәхмәт абый. – Үзем барып йөри алмадым инде, бик зур рәхмәт сезгә, киленем алып кайтып тапшырды, эш күп бит, чыгып китеп булмый. Ике сыер тотабыз әле, пока көчем бар, менә печән чабам. Ничек асрамыйсың инде, юләрләнәсең бит эшсез торсаң! Безнең якларга килсәгез, кереп чыгыгыз, без кунакларны бик яратабыз, Гөлсинә апагыз да ярата. Ә «Яшел Үзән»гә бер кеше алдырмаганда да язылабыз без, бер туктамаган, яратабыз, рәхәтләнеп укыйбыз. Исән-сау эшләгез!
Безнең тугры укучыларыбыз булуыгыз өчен үзегезгә дә бик зур рәхмәт, Вәлиәхмәт абый, Гөлсинә апа! Сәламәт булыгыз, алга таба да бергә, аралашып яшик.
Бүләк откан тагын бер газета укучыбыз Олы Карагуҗадан. Су өчен фильтрлы кувшинны, гомере буе балаларга математика укыткан һәм педагогик хезмәт стажының 25 елын мәктәп директоры вазифаларын башкарган Илдар Хәкимуллин, шәһәргә эш белән килгәч юл уңае туры китереп, үзе кереп алды. Ул яклардан сирәк абунәчеләребезнең берсе булса да бүләк отуына без бик шат!
– Әйе шул, безнең якларда газеталарга язылучылар бик аз. Без инде мәктәптә эшләгәнлектән, «Яшел Үзән»не күптән алабыз, – дип аңлатты Илдар әфәнде. – Моның сәбәбе – авылда почтаның булмавы. Күрше авылдан килеп, кибеттә калдырып китә, кешеләр шуннан үзләре килеп ала. Бүлмәсе бар барын, әмма ул кыш көне ягылмый, ул суыкта почтальон ничек эшләп утыра алсын?! Андый проблема булмаса, газета-журналлар алдыручылар да һичшиксез күбрәк булыр иде, әлбәттә. Бүләк өчен бик зур рәхмәт! Инә дә бүләк, дөя дә бүләк – аның зурысы, кечкенәсе булмый, бүләк – нинди булса да, бүләк инде ул – сөенеч бирә торган әйбер. Язылучыларыгыз, тиражыгыз һәм укучыларыгызны шатландырырдай мөмкинлекләрегез артып торсын!
Матур теләкләрегез һәм бернигә карамый газетабызны алдырырга тырышуыгыз өчен рәхмәт сезгә, Илдар Хәбиб рахманович!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев