Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кош-кортларга гашыйк Хәлимовлар авылны ярата

Хәләл ризык белән туклану теләге аларны Юынчыга кайтарган.

Яшь чагында күпләр матур тормышка кызыгып, колач җәеп каршы алып торучысы булмаса да, шәһәргә китү ягын карый.

Югыйсә алтын таулар да вәгъдә итмиләр, ә барыбер кала үзенә тарта. Инде белем алып, үз эшен булдыр ган, үз урынын тапкан, гаилә корып тамыр җәйгән кайберәүләр, лаеклы ялга чыккач, бер мәл тынып калалар да, үзләренең туган җиргә тартылуларын аңлыйлар. Туган авыл, төп нигез үзенә дәшә сыман. Күпме генә таш йортлар арасында яшәсәң дә, авыл баласы күңеле белән авылныкы булып кала шул.

Хәлимовлар гаиләсе дә моннан 10 ел элек Юынчыга кайтып төпләнә. Арча кызы Динә белән Яшел Үзән районы егете Зәбихулла Казанда очрашып, кавышалар. Гаилә башлыгы төзелештә, кибеттә эшли, ә хуҗабикә рес торанда пешекче була. Һәм бервакыт алар, лаеклы ялга чыкканчы ук, Зәбихулла абыйның туган авылына кайтып төпләнергә карар кыла. Бу адымнары өчен бервакытта да үкенгәннәре булмый. Киресенчә, тормышны тагын да ныграк яратып, үзләре булдырган ояларындагы хезмәттән тәм табып, шөкер итеп яшиләр.

– Без бу йортка дача буларак кына кайтып йөргән идек. Олыгая -олыгая, авылда яшәү теләге артты гына. Бигрәк тә үзебезнең натураль продукт ашыйсы, балаларыбызны һәм оныкларыбызны да хәләл ризык белән тукландырасы килде. Әле бирегә кайткач мин кибетче булып та эшләп алдым, ирем әле дә «Вахитов» комп лексында хезмәт куя, – дип сөйли Динә апа.

Без килгән көнне хуҗалыкта эш гөрли иде. Мәскәүдә яшәүче кызы Алсу гаиләсе белән әти-әнисенә ярдәмгә кайткан. Зәбихулла абыйның Динә апа заказы буенча ике катлы кош оясы, үзләре әйтмешли, «кош лар оҗмаһы» салып ятуы иде. Бу инде хуҗабикәнең хыялы. «Салып кына бир, калганын барын да үзем эшлим», – дигән ул иренә. Чөнки бүгенге көндә Хәлимовлар гаиләсендә 350 баш (!) кош-корт үсә. Ә аларга тиешле тәрбиясен биреп, үстерү өчен мөмкинлекләр дә булырга тиеш.

Цесарка, фазан, бытбылдык, күркә, зәңгәр, яшел, шоколад төсендәге күкәй салучы тавык лар, бройлер, брамо чебиләр һәм башкалар. Динә апа һәммәсе хакында да тәфсилләп сәгатьләр буе сөйли ала. Бу эш белән бар күңелен биреп, яратып шөгыльләнүе янып торган күзләреннән үк күрергә була. Кош-кортлар белән шуның кадәр кызыксынып киткән ки, хәзер аңа инстаграм челтәре аша киңәш сорап, әллә кайсы шәһәрләрдән дә язалар, шалтыраталар икән. Әлбәттә, бүгенге көндә үз эшеңне булдырам дигән кешегә теләк булуы кирәк һәм интернет ярдәмгә килә дә инде. Кыш буе интернет аша укый, өйрәнә, белемен күтәрә.

– Инкубаторым бар, үзем кош лар чыгарам. Йомыркаларын үзебезнең районнан гына алдым, әллә кайларга йөрисе булмады. Кош фабрикасында эшләүче ике танышым иң әүвәл юл күрсәтеп, гел киңәшләрен биреп торды. Бүген инде үзем башкаларга ярдәм итә алуым белән горурланам. Бер тәүлеклек кош ларны алып үстерсәң яхшы. Иң мөһиме беренче 5 көндә суга кушып антибиотик эчерергә кирәк. Шулай иткәндә нык булып үсәләр. Комбикормның стартовый дигәне әйбәт, – дип Динә апа киңәшләрен бирә «Яшел Үзән» укучыларына.

Күрше республикага терәлеп торган юынчылылар, нигездә, кибеткә Чувашиягә йөри, шуңа да хәләл ризык табуы җиңел түгел. Үзең үстергәне, әлбәттә, күпкә ышанычлы. Мисыр тавыгы цесарка 1 килолы гына булып үсә, ите диетик һәм кыйм мәт бәяләнә. Бытбылдык ите исә куянныкына охшаган, аш пешерсәң тәмлерәк икән. Фазан дигән кош аларны матурлыгы белән җәлеп итә, әле яңа үстерә башлаганнар. Селадон дигән кошның күкәйләре зәңгәр төстә. Тавыклар да монда гади генә түгел, ә җиде төрле бит, нинди генә төсле йомырка салмыйлар. Оныклар, шулай да, күбрәк бытбылдыкныкын яратып ашый икән.

– Яратам мин аларны, шулар белән мәш килеп, сөйләшеп, кайчак чәй эчәргә дә онытыла. Кайсыбер көнне йокы бөтенләй өч сәгать кенә эләгә. Шулай да зарланмыйм, бу минем күңел халәтем, үзем сайлаган язмышым. Эш ел әйләнәсе туктамый дисәң дә була. Күп итеп гөлләр үстерер гә яратам, иртә яздан рассадалар утыртам. Күп итеп. Берсе уңмаса, икенчесе ишелеп уңар дим. Карбыз, кавын, бананнан да кайнатмалар әзерлим. Кыс касы, бер минут утырып торырга вакыт юк. Аллаһка шөкер, барысын да эшләп була ул, Ходай ярдәмен дә бирә, аның кодрәте киң, иң мөһиме — теләк булсын, – ди Динә апа.

Зәбихулла абый сүзгә саранрак булып чыкты, ул ирләрчә үзен эше белән күрсәтә, ә Мәскәү һәм Казан шәһәрендә яшәүче Алсу, Гүзәл гаиләләре әти-әнисенең һәрчак ныклы терәге. Алар шәһәр мохитендә тәрбияләнеп үссә дә, авыл эшеннән курыкмый. Булсын дип, гел ярдәм итеп торалар икән. Менә кайда ул гаиләдәге тигезлек, җылы мохит, гармония. Ә Динә ападан ташып торган энергия һәм яшәү дәртенә сокланып кайттык. СөбеһанАллаһ, дип кенә әйтәсем килә. Түгәрәк, матур гаиләгезгә бер үк ятлар кермәсен, күзләр генә тимәсен.

Хәләл көчегез белән тапкан малыгызның рәхәтен күреп яшәргә насыйп булсын иде, дип саубуллаштык без язмабыз геройлары белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Галия бехете унышлар сезге кадагый